Лилия Хәйруллина: «Яраткан кешем ябыгырга мәҗбүр итте, ләкин...»
Лилия Хәйруллина – танылган гаиләдә туып үскән бала. Әтисе – танылган композитор Рөстәм Хәйруллин, әнисе – Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина.
Лилия белән тәүге тапкыр аның шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.
– Элеккеге Лилия белән хәзергесе бик аерыла. Кайчаннан бирле һәм ни өчен үз өстеңдә эшли башладың?
– Институтны тәмамлагач, миңа бер егет ошый башлады. Ул вакытта мин тазарак идем. Һәм ул миңа бу турыда төрттерде. Аннары борынымда пирсинг бар иде, аны да ошатмады. Алып аттым. Шуннан соң спорт залына йөри башладым. Миннән еш кына ябыгу өчен мотивация сорыйлар. Иң яхшы мотивация – ул гашыйк булу һәм аңа ошар өчен үзеңне үзгәртергә тырышу. Бик тырыштым, ябыктым. Тешкә брекетлар куйдырдым. Тышкы кыяфәтем үзгәрде. Шунысы кызык: ул егет белән без бергә булмадык, ләкин мин аңа бик рәхмәтле (көлә).
– Яраткан кешең нәрсә ди, ул канәгатьме?
– Әлбәттә. Монда иң мөһиме –үз-үземә ошавым. Әз генә тазарсам да, тәмле ризык ашасам да, тизрәк спорт залына чабам, үземне кирәкле формага китерәм. Мин авырлыкны тиз җыям һәм тиз ябыгам. Атнага өч-дүрт тапкыр спорт залына йөрергә тырышам.
– Бер колагыңда – биш, икенчесендә дүрт алка. Нәрсәне аңлата бу?
– Әле тагын тиштерәсе бар (көлә). Миңа шулай ошый. Индивидуальлек билгесе.
– Быел күкрәкләреңә пластик операция дә ясаттың бит әле...
– Бу әлегә дә баягы үземнән канәгать булмау белән бәйле. Кеше үзенә ошамый икән, үз өстендә эшли. Спорт залы, операция – моның төрле юллары бар.
– Ничәнче үлчәмдә хәзер?
– Өч тирәсе.
– Кешеләргә ышанып авыз пешкән чакларың булдымы?
– Бер тапкыр булды. Туй көнемдә дус кызым мәҗлес башланганчы, туйдан китеп барды. Янәсе аны ул теләгән өстәл артына утыртмаганмын. Соңрак күчерәм, дисәм дә тыңламады, үпкәләп чыгып китте. Өстәвенә ул миңа бурычлы булып калды. Акчаны әле дә кайтармады. Һәр көнне социаль челтәрдә хәерле иртә теләп берәр фикер язам. Бүген, мәсәлән, бернигә дә карамастан, үзе булып калган кешеләр хөрмәткә лаек дигән фикер белән уртаклаштым. Бу тормышта кеше булырга һәм кешелекле булып калырга кирәк. Мин кешеләргә ышанам. Чит илгә чыксаң, анда кешеләр бер-берсенә аеруча нык ышана.
– Аралашучан булсаң да, дусларың күп түгел дип беләм.
– Нәкъ шулай. Шунысы кызык: алар төрле шәһәрдә яши. Күбрәк егетләр белән аралашам. Балачактан гел малайлар белән уйнап үстем.
– Гел егетләр арасында булганың өчен яраткан кешең көнләшмиме?
– Юк. Мин дус егет белән төшке ашка яки концертка барырга мөмкинмен. Ул эш белән шәхси тормышның аермасын аңлый, үзенә һәм миңа ышана. Мин шәхси тормышта бөтенләй башка кеше.
– Лилия, син баймы?
– Бай. Әмма акча мәсьәләсендә түгел. Минем өчен байлык – ул үзеңне бәхетле хис итү, ә мин бүген бәхетле, Аллаһка шөкер! Ә акча – ул тормышны яхшырту һәм өстәмә шатлык китерү чарасы. Ул да мөһим роль уйный, ләкин акчаны куллана белергә кирәк. Акчасы күп булган бәхетсез кешеләр бар. Шуңа күрә акчаны тота белү мөһим.
– Сине елату җиңелме?
– Җиңел. Шатлыктан, хәтта кеше өчен шатланып еларга мөмкинмен. Берәр начар хәл булса, күңел тулса, тирән эчтәлекле кино карасам елый алам.
– Үзеңне нәрсәдән башка күз алдыңа китерә алмыйсың?
– Социаль челтәрдән башка. Ул көндәлек нормага керде, тормышның бер өлеше. Бөтен танышлар, бөтен мәгълүмат шунда. Миңа язылучыларым белән аралашу мөһим. Кайберләре белән язышып кына калмыйбыз, күрешеп тә сөйләшәбез. Күрешкәндә, гомер буе таныш булган кебек кочаклашабыз. Күңелне юату өчен кешегә кеше кирәк. Әгәр миндә киңәш бирүче, юатучы, терәк булырдай кеше күрәләр икән, мин моңа шат кына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев