Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Лилия Хәйруллина урманнан бүләк эзләгән

Берничә көн элек Лилия Хәйруллина үзенең инстаграмында кызыклы язма урнаштырды, анда ул үзенең балачакта булган хатирәләре белән уртаклашты.

Җырчы Лилия Хәйруллина мәктәп яшенә кадәр кыш бабайның барлыгына ышанган икән. Ул моның өчен әти-әниләренә рәхмәт әйтә. Алар ел саен кыш көне берничә мәртәбә урманга бүләк эзләргә бара торган булганнар, Лилия аларны һәрвакыт төрле җирдән табып алган: агач башыннан, кар яисә нарат астыннан. Әти-әниләре алдан барып бу бүләкләрне яшергән. Бала өчен күп кирәкми бит инде, өйгә кайткач ул бүләкләрне ачулары гына ни тора, кайберләре өйгә кайтканны көтеп тормыйлар бит. Лилиянең әтисе бүләкләр алыр өчен төрле кибетләргә йөргән, ятрак кәнфитләр уенчыклар алырга тырышкан, бу, әлбәттә, кызының кыш бабайның барлыгына шиге барлыкка килмәсен өчен эшләнгән. Болар барысы да нәни кызчыгын бәхетле итү өчен булган.

Чыннан да, балалар безне балачакка алып кайта бит.

Автор: Г.Хәлиуллина

 

Фото: скриншот инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев