Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ләйсән Таишева: “Баланың фотосын интернетка кайчан куя башларга була?”

7 декабрь көнне беренче тапкыр әни булган Ләйсән Таишева улы Роланның кул-тәпиләрен генә фотога төшереп, инстаграмга кертә башлады.

– Сез ничек уйлыйсыз баланың йөзен кайчан күрсәтә башларга була? Балагызның фотосын тулысынча кертеп, йөзенә берәр елмаю рәсеме куюга ничек карыйсыз? Менә анысын мин аңламыйм. Йә бөтенләй күрсәт, йә күрсәтмә. Мин әле күрсәтергә әзер түгел, артык кечкенә (40 көн узса да). Шул ук вакытта 18 яше тулганны да көтәргә җыенмыйм, – дип язып куйган.

Ләйсәннең әлеге язмасына мондыйрак комментарийлар калдырганнар:

“Күз тиюгә бер дә ышанмыйм. Балаларымны 2-3 айларда куйдым, түзә алмадым”.

“Мин 1,7 ай булганда куйдым. Кызым бөтенләй көйсезләнә, гел елый башлады. Интернетка кереп, бөтен фотоларын “сөртеп” аттым. Хәзер, тфү-тфү, Аллага шөкер. Кертәсе килә, әлбәттә. Ләкин тыелып торам”.

“ 2 ай тирәсендә куйдым икесен дә. Әти-әнинең күзе катырак та тия чит кешегә караганда”.

“Ник шунда бала тапкан вакытын куймыйлар. Лайк җыям дип шашалар инде. Аннары бала елый, авырый башлый. Хан заманында начарлык кылган кешене читлеккә утыртып, халыкка күрсәтеп йөргәннәр. Хәзер яңа туган баланың йөзен куялар. Янәсе, менә карагыз!”

“Күз тию дигәннәренә ышанмыйм. Үзем 1 яшькә кадәр фото куймадым, улым барыбер авырды”.

“Ләйсән, бала сезнеке! Күрсәтәсе килә икән, куегыз”.

http://sabantuytatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев