Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Миләүшә Айтуганова Фирдүс Тямаев белән Элвин Грейны татарча мюзиклда төшергән

Мюзиклның сюжетына нигез итеп “Әпипә” музыкаль төркеменең гастрольләре алынган.

Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, “Зө-ләй-лә” кызлары һәм башка эстрада артистлары катнашында беренче татар мюзиклы төшерелә. Казан халыкара мөселман кинофестиваленең “Казан премьералары” программасы кысаларында “Әпипә” мюзиклы тәкъдим ителде. Фильмның продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Режиссеры – Илшат Рәхимбай.

Мюзиклның сюжетына “Әпипә” музыкаль төркеменең гастрольләре нигез итеп алынган.

“Бер җыелганда егетләргә-кызларга: “Җитәр инде сезгә банкетларда җырлап йөрергә, әйдәгез, бер яхшы эш эшлик”, дидем. Шулай проект буенча эш башладык. Кызлар гастрольдәге кызык хәлләре турында яза башладылар. Аннары шул вакыйгалар нигезендә Марат Кәбиров киносценарий язды. Ул кат-кат эшкәртелде. Шуннан соң без проектка Илшат Рәхимбайны чакырдык, - дип сөйләде Миләүшә Айтуганова.

“Без Әлмәттә эшләдек. 25 сменаның әлегә унысын гына төшердек. Без сезгә фильм төшерү процессын һәм кайбер кадрларны гына күрсәтә алабыз”, - диде Илшат Рәхимбай кинозалга җыелган тамашачыга.

Кинокадрлардан күренгәнчә, Миләүшә Айтуганова белән Марат Кәбиров хыялында туган “Әпипә” төркемендә җырчылар Алинә Шәрипҗанова, “Зөләйлә” кызлары, “Фәридә-Алсу” дуэты, Гөлшат Имамиева, Динә Нигъмәтуллина һәм башкалар катнаша. Мюзиклда Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев та төшкән.

“Әпипә” төркеменең беренче композициясе Казан кинофестиваленең ябылу тантанасында яңгырады.

Фото: kazan-mfmk.com

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X