Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Миләүшә Хәйруллина музыкасы Халыкара хор коллективлары бәйгесендә зур бәягә лаек булды

"Ул безнең татар музыкасына һәм мәдәни мирасыбызга космик биеклектән карый ала торган иҗат әһеле", - ди бәйгенең сәнгать җитәкчесе Әлфия Җаббарова.

Композитор Миләүшә Хәйруллина музыкасы VI Халыкара вокал һәм хор коллективлары бәйгесендә беренче урын һәм гран-при яулады. Кичә ул иң яхшы концертмейстер булып танылды һәм татар хор музыкасын саклап калу өчен диплом белән бүләкләнде. Бу хакта бәйгенең сәнгать җитәкчесе, профессор Әлфия Җаббароварова хәбәр итә.

Бүләкләү Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында гала-концерт вакытында булды.

"Казан музыка көллиятенең Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге ирләр капелласы Миләүшә Хәйруллинаның "Кәҗүл читек" спектакленең финалын башкарды. Көллиятнең малайлар ансамбле яшь композиторның яңа аранжировкасында яңгыраган Салих Сәйдәшевның "Әдрән диңгез" җырын тәкъдим итте. Алар бәйгедә беренче урын һәм гран-при яулады", - диде Әлфия Җаббарова.

"Миләүшә Хәйруллина безнең татар музыкасына, мәдәни мирасыбызга космик биеклектән карый ала торган иҗат әһеле. Аның интерпретациясендә татар моңы галәм күләменә чыга, ә гала-концертта "Кәҗүл читек" музыкасын тыңлау үзе бер ләззәт иде", - диде профессор.

  • Халыкара вокал һәм хор коллективлары бәйгесе һәр ике яки өч ел саен Татар хор музыкасы фестивале кысаларында оештырыла. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Кытайдан 22 коллектив катнашты. Быел ул театр елына багышланган булса, киләсе елда ТАССРның йөзьеллыгына багышланачак.
  • Миләүшә Хәйруллина - Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория аспиранты, күпсанлы халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты, композитор, педагог һәм пианист. 

 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев