Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Мәскәүдә Әлфия Авзалова истәлегенә концерт булды

Сәхнәдә Венера Ганиева, Марсель Вагыйзов, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясады.

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә ТАССР халык, РСФСРның атказанган артисты Әлфия Авзалова истәлегенә концерт булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт программасы Әлфия Авзалова чыгышлары видеосын күрсәтүдән башланып китте. Экраннан җырчының яраткан җырлары яңгырады.

Бу көнне сәхнәдә Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов, Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, халыкара бәйгеләр лауреаты Илнар Миранов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясады. Алар Әлфия Авзалованың төрле елларда башкарган җырлары яңгыратты.

Кичәне алып барган Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров җырчы истәлекләреннән төзелгән китаптан өзекләр укыды.

Тамашада җырчының кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова бар иде. Ул Әлфия Авзалованы истә тотучы һәм яратучы тамашачыга үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X