Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Мубай Казанда аншлаг белән концерт бирә

Бу - быел татар музыкаль җәмәгатьчелеген җыйган икенче концерт.

Казан үзәгендә яңа ачылган рестораннарның берсендә зур аншлаг белән татар җырчысы Мубайның концерты бара. Мубайның иҗатына гашыйк тамашачыларның өстәлгә бронь алып өлгермәүчеләре ишек төбендә басып торырга билет алганнар. "Керделәр дә, чыкмыйлар, ә урын юк", - дип зарланды менеджер "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Искәртеп үтәбез, әлеге концерт - 2018 елның татар музыкаль җәмәгатьчелеген җыйган икенче концерты. Беренчесен кичә Yammy music лейблы Аксенов паркында "Казан кышы" фестивале кысаларында оештырды.

Мәгълүмат өчен, Мубай исеме астында җырлаучы Илдар Мөбәрәкшинның күптән үз концертларын куймавы һәм куярга теләмәве билгеле. Соңгы тапкыр ул 2017 елның җәендә Казан ресиораннарының берсендә җырлады. Бүген дә ул нигездә шул таныш репертуарын кабатлаячагын әйтте.

Концерт Мубая

Залда Мубай концертын махсус карарга килүчеләр арасында татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай, хореограф һәм биюче Нурбәк Батулла, продюсер һәм рэп җырчысы Ильяс Гафаров һәм башкалар бар.

Концерт Мубая

Белешмә өчен. Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) – татар музыкасына "фьюжн" өслүбен керткән музыкант, җырчы, җырлар авторы. 2009 елда “Сотворение мира” ("The Creation Of Peace") халыкара рок-фестивальдә катнашкан ике татар җырчысының берсе (икенчесе Австралиядән Зуля Камалова).

Фото: Александр Эшкинин

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев