Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Нияз Җәләлов яңа машинада җилдерә

«Кила ярым прәннек" җырын беләсез бит? Димәк, аны җырлаучы Нияз Җәләловны да?..

Ә Ниязның яңа машина алганын белмисездер әле. Нинди дип - шәпски инде! Берегездә дә юк андый... Хе! Кабриолетка бөтенебезнең дә теш үтми шул. Кила ярым прәннек кенә алып була кибеттән... Ә Нияз хәзер җилләнеп Казан урамнарында түбәсе ачык текә машинада җилдертә. Татар җырларын бөтен көченә акыртып куя да... "Рәхәәәт!"- ди үзе, әллә кайчан аласы калган икән, дип тә өсти... Котлыйбыз, Нияз! Гастрольләргә чыгып киткәч урлый гына күрмәсеннәр берүк машинаңны. Бәясе, мәйтәм, ун кила прәннеклек кенә дә түгелдер...

 

Фото: Артистның шәхси архивыннан | http://sahne.ru

http://sahne.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев