Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Радий Хәбиров Радик Юльякшинны юбилее белән котлады

Элвин Грей Уфада 2500дән артык тамашачыга заманча шоу тәкъдим итте.

Радий Хәбиров җырчы Радик Юльякшинны 30 яшьлек юбилее белән котлаган. Җырчының юбилей концерты Уфада булган. Бу турыда “Башинформ”агентлыгы хәбәр итә.

"Элвин Грей 2500дән артык тамашачыга сыйфатлы заманча шоу тәкъдим итте. Ул концерт уртасында тәнәфес ясады һәм Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров утырган урынга килде", диелә бу хәбәрдә.

Кыска гына әңгәмәдән соң Радий Хәбиров белән Радик Юльякшин бергә фотога төшкән.

“Бу егет безнең республика өчен, кемнәрдер җитәкче урында булып та, акчалы булып та башкармаганны эшли. Рәхмәт, Радик! Туган көнең белән”, - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәргә куйган фото астына.

Фото: bashinform.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев