Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Раяз Фасыйховның 35 яшьлегенә балалары җыр бүләк иткән (ВИДЕО, ФОТО)

Раяз Фасыйхов зурлап 35 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән. Мәҗлестә әтиләрен котлап, балалары җырчы Алсу репертуарындагы "Әткәй" җырын бүләк иткән.

"Самое трогательное поздравление! Спасибо, что вы со мной! Мне всего лишь 35, погнали дальше! Күп котлаулар булды кичә, монысы иң йөрәккә үткәне!" - дип язган Раяз Инстаграмда. Балалары җырлаган видеоны да элгән. 
 
Пост күп комментарийлар җыйган. "Күздән яшьләр килде", "Бигрәк матур гаилә, күзләр тимәсен", "Күземнән яшьләр атылып чыкты", Күңелләрем тулды", - дип язганнар. 
 
Юбилей мәҗлесендә танылган җырчылар, артистлар күп булган. Инстаграмдагы фотоларда Венера Ганиева, Филүс Каһиров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов кебек җырчылар күренә. 
 

 

 

 

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев