Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Рифат Фәттахов Рәшит Ваһапов фотосын сызып ташлаган баннерга аңлатма бирде

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе җырчының йөзен сызып ташлаган баннер таратылуның уйланылып бетмәгән адым булуы турында әйтте.

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов фестивальнең логотибын сызып ташлаган баннер куелуга карата аңлатма бирде. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Кичә, 11 сентябрьдә, Рәшит Ваһапов фонды җырчылары - Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова, Рәнис Габбазов социаль челтәрләрдә Рәшит Ваһаповның йөзенә кызыл тәре белән сызылган фото кертте. Җырчылар моны берни белән дә аңлатмады. Җырчы Рәшит Ваһаповның йөзен кызыл тәре белән сызган фотосурәт халык арасында дәгъва тудырды. “Ни өчен безнең атаклы җырчыбызның йөзен шулай сызып ташларга?”, “Аның ни гаебе бар?”, “Бу фестиваль бүтән уздырылмый” дип комментарийлар яздылар. Бу баннерны җырчылар Рифат Фәттаховны китә икән дип тә аңлаучылар булды. Фестивальне оештыручыларны пиар адым ясауда да гаепләделәр.

Рифат Фәттахов әйтүенчә, бу баннер фестивальнең яңа логотибы барлыкка килү белән бәйле. “Рәшит Ваһапов фестиваленең 14 ел буена бер генә логотибы булды. Дөнья үз урынында тормый. 2019 елда фестивальның 15 еллык юбилее була. Яңа сезонга яңа логотип белән керергә булдык. Халык моны уңай кабул итәр дип өметләнәм. Бик күп шалтыратучы, язучы булды миңа. Инстадусларыбызның “котыруы” бик куандырды. Димәк, алар битараф түгел. Бүген сәгать өчтә безнең сайтта официаль рәвештә яңа логотипка презентация ясыйбыз”, - дип хәбәр итте Рифат Фәттахов. 

“Халык дөрес аңласын: Рәшит Ваһапов йөзенә тәре кую безнең техник яктан уйланылмаган адым булган. Без аны чиксез хөрмәт итәбез, ул бөек җырчы”, - дип “Татар-информ”га фикерләрен белдерде Рифат Фәттахов.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев