Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ришат Төхвәтуллин: “Акыл белән дә уйлап, йөрәкне дә тыңлап, утызга җиттем инде”

Ришат Төхвәтуллин “Күзгә күз карашып” тапшыруында Гөлназ Асаева һәм Алия Карачурина белән мөнәсәбәтләре хакында Зифа Нагаевага сөйләгән. “Акыл белән дә уйлыйм, йөрәкне дә тыңлйм. Шуңа күрә 30га җиттем инде”, дигән Ришат.

Гөлназ Асаевага ул сәнгать академиясен бетергәндә гашыйк булып, йөри башлаганнар. Аннан соң, Ришат беренче гастрольләренә чыгып киткән, шуның аркасында озак кына күрешмичә торганнар. Шулай итеп, мөнәсәбәтләре дә тукталган. “Бүгенге көнгә кадәр безнең мөнәсәбәтләр ачыклык юк. Шулай да Гөлназ белән күрешсәк, интернетта берәр фото чыкса, безне берләштерә башлыйлар. Барысын да Ходай гына белә”, дип уртаклашкан Ришат. “Шулай ук Алия белән дә тамашачылар безне бергә итеп күрә. Алар икесе дә бар яклап та килгән кызлар. Гөлназ әзрәк турырак – Хәмдүнә апа кебегерәк, дип әйтик. Алия – йомшак, тыйнак, сабыр. Икесенең дә яхшы яклары бик күп”, дип сөйләгән Ришат.

Сүз уңаеннан, 20 февральдә “Татар-информ”да Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертларына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, биюче, Ришат Төхвәтуллинның концерт директоры Илгиз Бәдретдинов, юбилей программасының сценарий авторы Сөмбелә Вәлиәхмәтова, музыкант Дашгын Ибраһимхәлил катнашачак.

Фото: https://tatar-today.ru

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X