Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ришат Төхвәтуллин иртән тамашачыларыннан “яшереп” дәрәҗәле исем ала

ишат Төхвәтуллинга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу хакта ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.

“Яраткан җырчыбызга Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде.
Җыр сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен татар-башкорт эстрадасының моңлы җырчысы Ришат Төхвәтуллин иҗатына дәүләт дәрәҗәсендә бәя бирелде.Һичшиксез, аңа шушы исем бирелү бик гадел, вакытлы һәм урынлы. Үзенең күпкырлы таланты, кабатланмас моңлы тавышы, тирән мәгънәле җырлары, сәхнәдәге тыйнаклыгы белән халык мәхәббәтен күптән яулаган җырчы ул”,дип язганнар аның турында.”Менә нинди елмаю сәбәбе булган иртән иртүк , чын күңелдән котлыйм Ришат “, “Әфәрин”,”Тагы да зурдан-зур уңышлар теләп калабыз”, дип котлау сүзләре язган аңа инстадуслары.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы. Дорес бэя бирелгэн Татарстанда озакламый бэялэргэ тиеш. Бик матур жырлыйсыз. Мин сезне бик хормэт итэм