Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ришат Төхвәтуллин: Митингларда катнашмасам да, мин татар телен яклау эшендә

Җырчы эстрада җырчыларының татар телен яклау проблемасыннан читтә булуы белән килешмәвен әйтте.

Җырчы Ришат Төхвәтуллин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында эстрада җырчылары татар телен яклау мәсьәләсеннән читтә калды дигән гаепләү белән килешмәвен, телне саклау юнәлешендә эш алып баруын әйтте.

“Мин шәхсән үзем дә татар телен саклап калуда үз фикеремне әйтмәдем, митингларда катнашмадым. Әмма мин Россиядә татар халкын пропагандалау эшен алып баручыларның берсе. Россия шәһәрләрендә үзебезнең җырларны, биюләрне, гореф-гадәтләрне көн саен пропагандалап, тамашачылар белән аралашкан артист. Үземне берничек тә бу эштән читтә дип уйламыйм, хәтта, киресенчә, мин моны алып барам дип уйлыйм”, - диде ул.

Ришат Төхвәтуллин татар телен саклауны һәр татар кешесенең бурычы дип атады. Татар телен онытып барган кешеләрнең концертлар вакытында: “Мин сезнең җырларыгызны тыңлагач, татар телен белмәүдән оялам”, - дип әйтүен һәм җырлары тәэсирендә телне өйрәнергә алынучылар булуын әйтте.

"Син үзеңнең телеңне, үзеңнең кем икәнеңне пропагандалауга өлешеңне кертергә тиешсең. Мәсәлән, мин рус булып тумаган, мин татар булып туган бит. Тиктомалга алай булып тумаганбыз бит”, - диде ул.

Ришат Төхвәтуллин мәктәпләрдә балалар белән, гастрольләр вакытында яшьләр белән очрашулар уздыруын әйтте. “Әле генә Магнитогорск шәһәрендә булдык, татар яшьләре белән очрашу булды. “Мин татарча сөйләшәм” проекты яшьләре килде. Күп шәһәрләрдә шушындый очрашулар була. Ижау шәһәрендә, аннан Пермь якларында шушындый очрашулар бик күп була”, - диде ул.

“Милләтне без үзебез генә алып калабыз. Татар теле бетә икән, без аны кире кайтара алмыйбыз. Һәрбер тамашачы, гомумән, татар кешесе үзенең гаиләсендә баласы белән татарча сөйләшергә тиеш. Шул очракта гына безнең татар теле сакланып кала. Телне саклап калмасак, безнең милләт тузанга гына әйләнә, без аны югалтабыз һәм кирегә берничек тә кайтара алмабыз. Шуңа күрә киләчәктә бергә булыйк”, - диде җырчы.
 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев