Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ришат Төхвәтуллин: “Соңгы вакытта татар җырчылары, аларны сөйләсеннәр өчен, әллә ниләр эшли”

Татар эстрадасында гаугалар булып кына тора: дуэт һәм төркемнәр таркала, артистлар популяр җырларны бүлә. Күпләр, тамашачылар арасында үз исемнәрен күтәрү өчен, имидж-образларын үзгәртә, башкалары шушы ук максатны күздә тотып, кардиналь адымнарга барырга да әзер.

Бу уңайдан Ришат Төхвәтуллин үз фикерен җиткерә: “Мин кара пиарга каршы. Авылда үстем, анда кешеләр тискәре җәмәгатьчелек фикереннән, хөкем ителүдән курка – бу дөрес тә. Һәрвакыт “кешеләр ни әйтерләр” дигән сорау туа. Соңгы вакытта артистлар, җырчылар, шул исәптән Татарстанда да, әллә ниләр эшли – бары тик аларны сөйләсеннәр генә. Бу куркыныч, гасырлар буена тезелгән мораль һәм әхлак җимерелә. Минемчә, көнбатышны кабатлау кирәкми. Без үз югары рухына, мәдәниятенә ия халык” ди җырчы.


Моңа җавап итеп: “Ришат, бик төпле сүзләр. Игътибар артыннан куып, уйлаучы һәм аңлаучы тамашачылары югала. Бәлки, бер төпле фикерлесе урынына ун скандал яратучы киләдер. Тик монысы инде бөтенләй башка тарих” дип комментарий калдыручылар да бар.

“Машинада ерак юлга чыкканда магнитолада җырлар тыңлыйбыз, “сплетни” уйнатмыйбыз. Шулай булгач, пиярмы-кыярмы – безгә барыбер. Тавыш, моң – ул табигәть булэге, инстаграмың бармы-юкмы, аңарга карамый. Концертка ничә кешелек стадион җыела, әллә кечкенә район үзәгендәге мәдәният йортымы – бер дә мөһим түгел” дигән фикер дә яңгырый.
 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев