Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ришат Төхвәтуллин туган көнен тамашачылары белән үткәрәчәк

Юбилей концертлары март аенда Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә планлаштырылган.

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин 30 яшьлек туган көнен тамашачылары белән үткәрәчәк. Юбилей концертлары март аенда Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә планлаштырылган. Бу уңайдан бүген җырчы “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясе үткәрде.

“Грандиоз шоу ясыйбыз дип әйтмим. Хөрмәт иткән иҗатташ дусларым, минем жанрга туры килә торган җырчылар булачак. “Иҗатташ абыем” Филүс Каһиров, Гөлназ Асаева, Алия Карачурина, Чулпан Йосыпова һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле катнаша. Бөтен эстраданы җыеп “солянка” ясарга дигән максат юк, сыйфатлы концерт оештырырга телибез”, - диде Ришат Төхвәтуллин.

Программаның сценарий авторы Сөмбелә Вәлиәхмәтова әйтүенчә, тамашачыларны сюрпризлар көтәчәк. “Концертта яңа җырлар һәм сюрпризлар булачак. Тамашачылар татар, башкорт, үзбәк халкы биюләрен күрә алыр. 30 яшь ир-атның ныклы адымнар һәм яңа максатлар белән алга атлаган чоры, тормышка карашы үзгәргән вакыт. Сценарийның асылында шуны чагылдырырга тырыштык”, - ди ул.

Җырчының концерт директоры Илгиз Бәдретдинов билетларның сатуда булуын әйтте. ”Билет бәяләре төрле. Мәсәлән, Уфада билетларның хакы – 800-2000 сумга кадәр, Казанда шулай ук 800-2500 сумга кадәр. Мәскәүдә бәяләр башка төрле, 1000-5000 сумга кадәр”, - диде ул.

Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертлары 5 мартта Уфаның Башкортстан Дәүләт концертлар залында, 6 мартта Казандагы "Пирамида" күңел ачу комплексында, 10 мартта Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" ("Crocus City Hall") концертлар залында була.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев