Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Рөстәм Гайзуллин дәүләт бүләге ала [фото]

Кәрим Тинчурин театры артисты, алып баручы Рөстәм Гайзуллин зур дәүләт бүләге алу сөенече белән уртаклаша. “Документы белән медале дә килеп җитте, Аллага шөкер!” ди ул.

Кичә Тинчурин театрының 85 еллык юбилее уңаеннан Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Әмирхан Еники әсәре буенча “Гөләндәм туташ хатирәсе” мелодрамасын күрсәтте. Спектакльне мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова да карады. Ул татар театры үсешенә керткән өлеше өчен театр коллективына рәхмәт әйтте һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәһмиевның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. “Бик авыр заманнарда авыл хезмәтчәннәре ихтыяҗында барлыкка килеп, милләтебезгә ярты гасырдан артык күчмә театр сыйфатында хезмәт күрсәтте. Быел театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә 30 ел тулды. Театр бу исемне лаеклы йөртә” – диелгән М.Шәймиевнең тәбрикләү хатында.

Министр урынбасары театр артистлары Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина һәм Рөстәм Гайзуллинга мактаулы исем бирелүен дә игълан итте. Исегезгә төшерәбез, быел июль аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары мактаулы исемгә лаек булды. Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк Хафизова һәм Рөстәм Гайзуллинга театр сәнгатен үстерүгә өлеш кертүләре өчен “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән исемнәр бирелде.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев