Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Салават Фәтхетдинов казанлылар өчен ике көн рәттән бушлай концерт куячак

Татарстанның халык артисты Казанда ачык һавада концерт әзерли. Салават Фәтхетдинов Татар филармониясе оештырган хәйрия чаралары кысаларында «Җыр театры» дип исемләнгән программа тәкъдим итәчәк. Концерт 21, 22 июнь көннәренә билгеләнгән.

«Салават Фәтхетдинов хәйрия көнцерты үткәрү идеясен күтәреп алды да, бер генә түгел, ике көн сорады. Артистның фондында исәбеннән куелган биш баласы бар. Ике көнлек концертның чарасын ул әлеге балалар хисабына җибәрә», — дип белдерде филармония директоры Кадим Нуруллин.

Сүз ДЦП диагнозы булган  баларарны тернәкләндерүдә  ярдәм күрсәтү турында бара. Салават Фәтхетдинов үз хисабыннан да матди ярдәм күрсәтергә теләк белдерде, дип хәбәр итте филармония җитәкчесе. Ике көн эчендә концертта якынча бер миллион сум акча тупланыр дип көтелә.

21 нче июнь көнне концерт — 20.00, ә 22 нче июнь көнне 19.00 сәгатьтә башланачак. Үткәрү урыны —  Татар филармониясе скверы.

http://magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев