Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Салават Фәтхетдинов хөкүмәткә һәм тамашачыга үпкәсе барлыгын әйтте

“Без Әлфия Авзалованың бер юбилеен да җиренә җиткереп үткәрә алмадык”, – диде җырчы.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кичә “Юность” мәдәният йортында биргән концерты вакытында хөкүмәткә, тамашачыга һәм үз-үзенә дә үпкәсе барлыгын белдерде.

“Артист гомере буе юбилей дип яши. Аңа сәхнә җитми. Шуңа күрә минем әзрәк кенә хөкүмәтебезгә дә, халкыбызга да, шәхсән үземә дә үпкәм бар. Бер генә тапкыр да, җиренә җиткереп, легендабыз Әлфия апа Авзалованың, аннан түбән башка кешеләрнекеннән ун тапкыр яхшырак итеп, юньләп бер юбилеен уздыра алмадык. Без мактанабыз, артыгын сөйлибез, артыгын язабыз, ә шушы легенданың бер юбилеен үткәрә алмадык”, – диде.

Җырчы Әлфия Авзалованың үзенә бик якын кеше булуын да әйтеп узды.

“Әлфия апа – минем иң яраткан кешем. Мин инде бер кешене дә аны яраткан кебек ярата алмаячакмын. Бу инде ант. Безнең театрыбызның иң бәхетле еллары соңгы сигез ел булды. Ул елларда без Әлфия апа белән эшләдек. Безнең хәтергә уелырлык иң бәхетле мизгелләребез иде ул. Без аның турында бик күп сөйли алабыз”, – диде.

Салават Фәтхетдинов тамашачыларга да үтенечен җиткерде.

“Әлфия апаны күз яшьләре белән елап, жәлләп искә алмагыз ул мескен түгел. Ул менә дигән гомер кичерде. Нәрсә теләсә шуны эшләде, нәрсә теләсә шуны җырлады, нәрсә теләсә шуны әйтте. Озын гомерле булды, Аллага шөкер. Ул хәтта үзенең ничә яшьтә икәнен онытканчыга кадәр яшәде”, – диде халык җырчысы.

Исегезгә төшерәбез, Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә, 84 яшедә вафат булды. 

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев