Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың зур серен ачты

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде.

Кичә Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты – аның чын яшен әйтте. «Әлфия апаның чын яшен мин беләм дә, Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне – 85, без белгәне – 89. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак – гаҗәпләнмәссез”, - диде ул.

Концерт алдыннан журналистлар шул ук сорауны биргәч, Зөлфия серле генә елмаеп: “Бу – сер”, - дигән иде. Ул чын дөресен белүен, әмма аны әйтмәячәген әйтте.

Зөлфия концерттан соң Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр, легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концерты үтте. Искә алу концертына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Әлфия Авзалованың гомерлек дуслары Сания һәм Кәрим Габидуллиннар, Әлфия Авзалованың гаиләсе - кызлары, кияве һәм оныклары килгән.

Искәртеп үтәбез, Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концертлар – Татар филармониясенең традицион концертлары – 12 ел дәвамында җырчының нәкъ туган көнендә үткәреләләр. Быелгысы - җырчының үзеннән башка узачак беренче концерт. Легендар татар җырчысы Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның җәендә арабыздан китте.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев