Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

"Салават" җыр театрының хәйрия концертын онлайн

Концерт бүген 20.00 сәгатьтә башлана.

Бүген, 21 июнь көнне 20.00 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясе скверында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, "Салават" җыр театры артистлары һәм җырчының иҗатташ дуслары катнашында хәйрия концерты була. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы әлеге концертны онлайн күрсәтәчәк.

Концертта Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Булат Нигъмәтуллин, Вадим Захаров, Илназ Баһ, популяр артист Рифат Зарипов һәм башкалар чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге. 

Концертка керү өчен билет алырга кирәкми, керү ирекле. Тамашачылар һәм артистлар хәйриячелек максатында акча тапшырырга теләсә, аны махсус тартмага сала ала. Җыелган акчалар игезәк малайлар Артур һәм Альберт Мостафиннарга Белгородның “Сакура” медицина үзәгендә дәвалау курсы уздыру өчен тотылачак. Малайларда ДЦП диагнозы, күз нервысының өлешчә зарарлануы. Соралган сумма – 423 мең сум. Концерт вакытында тупланган акча концерт тәмамлануга ук авыру балаларга тапшырылачак. 

Салават Фәтхетдинов иртәгә дә шунда ук хәйрия концерты оештыра, ул 19.00 сәгатьтә башланачак. 22 июнь көнне уздырылган концерттан җыелган акчалар Арчадан Алсу Ибәтуллинага Мәскәүнең профессор Скворцов дәвалау үзәгендә реабилитация курсы узу өчен; бертуган Мәрьям һәм Рамазан Батырхановларга Казанның “Логос” реабилитация үзәгендә тулы курс узу өчен тотылачак. Балалар ДЦП диагнозлы. Соралган суммалар – 70 000 сум һәм 194 мең сум.


Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев