Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

"Шәфәгатьне җирләп кайтып киләбез. Табигать елый!"

28 октябрь көнне Азнакай районы Татшуган авылы зиратында Шәфәгать Салиховны җирләделәр. Танылган баянчы кичә Казан - Чаллы трассасында килеп чыккан авариядә һәлак булды.

Октябрьнең соңгы якшәмбесен барлык шоферлар Автомобиль йөртүчеләр көне буларак билгеләп үтә. Еш кына бу көн "День Жестянщика" белән туры килә. Быел да шулай булды. Казанда һәм Татарстанның башка кайбер районнарында беренче кар яуды.

Салават Фәтхетдинов үзенең инстаграмында карлы юлдан видео элгән. 

"Азнакайдан дустыбыз Шәфәгатьне җирләп кайтып киләбез. Без килгәндә җәй иде. Хәзер кыш. Бик шәп кеше иде Шәфәгать. Табигать елый," - ди Салават.

 

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев