Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Татар-башкорт эстрадасы артистлары Уфада чыгыш ясый

Бүген Уфада узган концертта "Аргамак" этно-рок төркеме катнашты.

Бүген “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале артистлары Уфада чыгыш ясый. Концертның махсус кунаклары – "Аргамак" этно-рок төркеме.

Мәртәбәле кунаклар арасында Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев бар иде. "Татарсттаннан күп сәлам алып килдем. Бәйрәмнәрдә, төрле чараларда бергә булыйк. Динебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйк. Ике яр арасында күпер булмаса сөйләшә, күрешә алмас идек. Фестиваль кысаларында төзелгән күпер дуслык җепләребезне ныгытсын", - диде ул.

Фестивальдә татар-башкорт эстрадасының бөтен буын артистлары - Айдар Галимов, Фидан Гафаров, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Марсель Вагыйзов, Илсаф, Алсу Әбелханова, Р.Ваһапов исемендәге фестиваль артистлары, "Аргамак" этно-рок, "Карауан" эстрада төркемнәре, "Тархан" ансамбле катнаша.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Сәгынбаева "Дуслык күпере" фестивален оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте. "Мин Башкортстанда туып үстем, Татарстанда иҗат белән шөгыльләндем һәм зур сәхнәгә аяк бастым. Татар-башкорт халкы һәрдаим аралашып, дус-тату, бердәм яшәгән. Динебез һәм моңыбыз бер. Оештыручыларга рәхмәт. Бу күпкырлы проект безне тагын да ныграк якынайтсын иде", - диде ул.

"Шушы фестиваль ярдәмендә күп әйбергә өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз. Янәшәбездә Фидан Гафаров, Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов кебек бөек артистлар бар. Алар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау зур бәхет", - ди җырчы Илсөя Бәдретдинова.

Алга таба фестиваль, Екатеринбург, Төмән һәм Чиләбе аша үтеп, 18 апрельдә Казанның “Пирамида” залында гала-концерт белән төгәлләнә. 

Фото: Ләйлә Хәкимова

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев