Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Татар блогерлары ничек лайк җыя һәм язылучылары өчен елыймы, көләме, сүгәме, сүгенәме?

Instagramда татар блогерлары булып теркәлүчеләр саны көннән-көн арта. Алар һәрберсе язылучыларына оригиналь, мәзәк, сәер видеолар, постлар тәкъдим итәләр. Без соңгы елларда барлыкка килгән кайбер татар блогерларын барладык, максатларын белештек, 2019 елда Instagramда татар теле актуаль булачакмы, русчага күчмиләрме дип сораштык.

2018 ел азагында татарча вайннар төшерә башлаган Башкортстанның Кырмыскалы районыннан Резедә Нəбиуллинаның (@rezeda_blog) максаты – татарча көнкүреш сөйлəшү стилендə позитив постлар куеп, татар кешесенең кəефен күтəрү, татар телен саклау, уйландыру һəм көлдерү икән. Резедәнең 2 меңнән артык язылучысы бар. Ул Instagramда рус телендә дә аерым бит алып барырга ниятли, әлегә татарча битенең язылучылары озак арта дип аңладык.

Актаныштан Раиль Гарифуллин (@railda_kunakta): “Минем блогның төп темасы юк, нәрсәне кызык дип күрәм, шуның турында видео төшерәм. Әлеге эшне нинди дә булса максат куеп башламадым”, дип белдерде. Раильны 7,5 мең кеше күзәтә. Аның рус теленә күчү планы юк. “Татар телендә булган эшләрне дә яратып караучылар җитәрлек”, ди ул. Раиль вайннар гына түгел, ә үз тормышын күрсәтә торган видеолар да төшерергә планлаштыра. Кешедән, килеп чыккан хәлләрдән көлү популяр булыр дигән фикердә.

Татар блогерлары сүзләренчә, аларны төрле яшьтәгеләр укый. Көлдергеч, авыл темасына кагылган, тормышчан постлар, видеолар яраталар. Блогерлар үзләре дә шушы юнәлештә эшләргә тырыша, чөнки мондый иҗат җимешләрен укучылары көтеп үк ала.

“Хәзер урамда да таныйлар, төрле интервью, тапшыруларга чакыралар”, диде инстаграмда авыл тормышы турында әнисе белән төшереп, кызыклы видеолар урнаштыручы Илүзә Минһаҗева (@ilyuza_13_).

“Максатым – күбрәк авыл тормышын чагылдыру, без бит күбебез авылда үскән кешеләр”, ди 18 меңләп язылучысы булган Кама Тамагы кызы Илүзә. Ул алга таба да татарча авыл тормышын күрсәтергә планлаштыра. “Урыс теленә күчүне уйлаганым юк, татар телемне үстерәсем килә, бетмәсен иде, яшәсен иде безнең туган телебез. Көн саен диярлек яңа татар блогерлары, вайннар барлыкка килә, шулай булгач, телебез үлмәс, тагын да үсәр”, дип өметләнә ул.

“Шәп чыккан, молодец!”, “Минем дә шулай булганы бар!”, “Яшь чакка кайтардың!”, диеп күберәк уңай фикерләр язып калдырсалар, тискәреләр дә булгалый, дип ассызыклый блогерлар.

“Бер интервью биргәннән соң 40-50 яшьлек апалар сүгенгән өчен кызып минем блогны чәйни башлаган иде, ләкин бик тиз суындылар! Алар шул чәйни белә инде. Йот дисәң, йоталмый. Төкереп, башка теманы чәйни башлый”, ди татарча сүгенү блогы алып баручы Роберт Исламов (@robertislamov84).

8 меңләп укучысы булган Түбән Кама егете төрле актуаль темаларга, аеруча татар эстрадасына бәйле мультфильмлы видеолар ясый.

“Кемгә ошый, шул тыңлый. Без кызык өчен генә беренче татар сүгенү рубрикасы ясап карадык һәм китте”, дип белдерде блогер.

“Алга таба сүгенүсез тапшырулар булыр дип ышанып калам. Әлегә нинди юнәлештә икәне сер булып калсын. Мин язылучылар артыннан кумыйм, һичшиксез татар телен кулланачакмын”, диде Роберт Исламов. Киләчәктә Instagramда татар телен кулланучылар артыр дип өметләнә ул.

Бу юнәлештә авырлыклар да юк түгел. Блогны үстерү, таныту, алып бару өчен бик күп көч куярга кирәк. Иҗади караш, яңа идеяләр туплау, язылучылар белән даими аралашу вакыт таләп итә, ди блогерлар. Җитешмәгән яклары да бар татар блогларының. “Уйландыргыч, тирән мәгънәле, татарча вайннар һəм постлар кирәк, дип фикер йөртә Резедә. “Шул уйландыргыч постлар аша, халык үзенең проблемасына жавап табар, бәлки киләчәктә хата да ясамас иде. Интернет челтəрендə ул үзенең күңелен күтəрергə, тынычланырга, татар телен онытмаска, бирешмəскə өйрəнергə тиеш”, дип фикерли Резедә.

“Оригиналлек җитми! Кыюлык! Татар блогерлары куркак җаннар!”, дигән карашта Роберт Исламов. “Урыс сүзләрен кыстырып язулары яки әйтүләре дә матур түгел. Үземдә дә андый ялгышлыклар була әлбәттә, ләкин бу гадәтне киләчәктә булдырмау өстендә эшлим. “Татар булгач, татарча сөйләш, диләр миңа һәм дөрес әйтәләр”, дип уртаклашты Илүзә.

https://tatar-today.ru

Фото: скриншот из соцсети, www.pixabay.com| Free-Photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев