Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән

Бүген “Туган телем” видеоролигы социаль челтәрләрдә таралды.

Татар эстрада җырчылары татар теленең туган тел булуына басым ясап клип төшерделәр. Бүген “Туган телем” видеоролигы социаль челтәрләрдә таралды.

Венера Ганиева җитәкчелегендәге артистлар төркеме Разил Вәлиев шигыренә Эльмир Низамов язган яңа җырны башкардылар. Клипның режиссеры – Тимур Шәйхетдинов.

Видеоролик татар эстрадасы клипларында кулланылган стандартлар буенча төшерелгән: җырчыларның һәрберсе җырның берәр юлын җырлый һәм соңыннан бөтенесе тезелеп басып шул ук сүзләрне бергәләп кабатлыйлар.

Клип татар шәхесләренең һәйкәлләре төшерелгән кадрлар белән башлана: җәлилчеләр, Салих Сәйдәшев, Һади Такташ, Кол Гали, Әсгать Галимҗанов, Муса Җәлил. Җырны “Туган телдә тарих хәтере бар”, дип Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева башлап җибәрә. Аңа Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Айдар Галимов, Илгиз Шәйхразиев, Мөнир Рахмаев, Асаф Вәлиев һәм башкалар кушыла.

Клипта Казанның матур архитектуралы биналары күренә. Клипта мәктәп, класс, бәхетле балалар, “Әлифба” кадрлары да бар. Җырның финалы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында орган фонында төшерелгән. 

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X