Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Tatarin җырын башкаручы АИГЕЛ татар телен иҗат өчен уңайлырак дип саный

Татар теле - иҗат итү өчен кызыклы тел, дип белдерде Айгөл.

Рэп стилендә җырлар башкаручы, "Tatarin ("Татарин") җыры белән танылган АИГЕЛ төркеме җырчысы Айгөл Гайсина "Поток" каналына интервьюсында татар теленең иҗат өчен күпкә уңайлырак тел булуын әйткән.

"Татар теле - могҗизалы тел. Анда иҗат итү өчен иркенлекләр күбрәк. Ул - бик тә үзенчәлекле һәм андагы кайбер сүзләрне хәтта рус теленә дә тәрҗемә итеп булмый, чөнки рус теле җырның тулы асылын ачып бетерә алмый", - дип белдерде Айгөл.

Айгөл татар теленен гади һәм җырлар башкару өчен бик тә аһәңле булуын искәртеп үтте. "Татар теле - иҗат итү өчен кызыклы тел", - диде ул.

  • Айгөл Гайсина Чаллы шәһәрендә туган. АИГЕЛ төркеме солистлары - Айгөл Гайсина һәм Илья Барамия. Аларның клибын 27 миллионнан артык кеше караган. Рус мохитендә тәрбияләнүгә карамастан, Айгел татар телендә дә җырлар башкара. Бүгенге көндә әлеге төркемнең музыкаль иҗатында берничә татар җыры бар.

 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев