Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Татарстан президенты Фирдүс Тямаевка дәрәҗәле исем биргән

6 июль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан татар эстрадасының популяр җырчысы Фирдүс Тямаевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Шатлыклы вакыйга Фирдүс Тямаевның туган ягы Норлат районы Түбән Норлат авылында Тямаев-FEST дип исемләнгән Сабантуен үткәрү сөенче белән туры килде.

Әлеге бәйрәм Норлат районында яшәүче кешеләрне генә түгел, ә бөтен Татарстаннан килгән кунакларны берләштерде.

Тямаев – FEST бәйрәм программасында халык яратып уйный торган милли уеннар, ярышлар бар иде. Шулай ук кунаклар профессиональ артистларның җырларын да тыңлап күңел ачтылар. Катнашучылар арасында Рифат Зарипов, Алсу Азат Фазлыевлар, Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка күпләгән җырчылар булды.

 

 

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев