Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Татарстан вәкиллегендә Бари Алибасов Гүзәл Уразовага тамаша оештыру өчен киңәш биргән

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Гүзәл белән Илдарны музыкаль продюсер Бари Алибасов белән таныштырган.

Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә танылган шоумен, продюсер Бари Алибасов  җырчы Гүзәл Уразовага концерт оештыру буенча киңәшләр биргән. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Бари Алибасов, аның хатыны, Россиянең халык артисты, театр һәм кино актрисасы Лидия Николаевна Федосеева-Шукшина, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова, аның ире, җырчы Илдар Хәкимов Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашкан.

Равил Әхмәтшин Гүзәл белән Илдарны музыкаль продюсер Бари Алибасов белән таныштырган. Бари Алибасов Татарстан артистларына концерт оештыру буенча профессиональ киңәшләрен бирде, заманча шоу-бизнесның кризис шартларында продюсерның уңышлы эше турында сөйләде, күпьеллык уңышлы эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашты, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бари Алибасов хәзер артистны танытуда интернет төп рольне үтәвен әйткән. “Тыңлаучыны һәм тамашачыны җәлеп итү өчен үзенчәлекле контент, музыка һәм видеоязма кирәк. Гадәтләнгән кысалардан чыгарга, үз аудиторияңне киңәйтергә кирәк", - дигән ул.

Биредә “Битва хоров” телепроектында катнашучы, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, җырчы һәм композитор Ләйсән Минһаҗева да булган.

Лидия Николаевна Федосеева-Шукшина Вәкиллекә беренче тапкыр килгән.

 

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев