Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“Ул сыерның күз карашлары онытырлык түгел иде”

Армиягә барган кеше аны гомерендә дә онытмый, диләр. Айдар Галимовтан берәр кызыклы вакыйга сөйләп китүен сорагач, җырчы менә нинди хәл белән уртаклаша:

-И, бик күп булдылар инде алар. Иң еш искә төшкәне – беренче сикерү. Анда сорап та тормыйлар, тибәләр дә төшерәләр. Беренче сикергәндә йөрәкнең кайда икәнен дә онытасың. Сикердек тә, барыбыз да чылбыр кебек күктә эленеп калдык. Торабыз шулай… Үзем дә уйламастан: “Кәркәле таулары биек” дип җырлап җибәрдем. Стресс булгандыр инде. Тагын да кызыграгы җиргә килеп төшкәч булды. Ул көнне җил иде. Һәм бу җил мине каядыр читкә иген басуына алып китте. Басу читенә генә килеп төштем. Төшү белән парашютны сүндерә башладым, юкса җил тагын сөйрәп алып китәчәк. Сүндердем, торып бастым. Артыма борылсам – бер сыер тора. Бер якта иген басуы, икенче якта сыер, ә уртада мин. Һәм сыер туп-туры минем күзгә карап басып тора иде. Син кайдан пәйда булдың, дигән сыман. Аны күргәнгә ничә еллар үтте, ә минем һаман онытканым юк. Ул сыерның күз карашлары онытырлык түгел иде шул.

Фото: скриншот инстаграм

 

https://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев