Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ваһапов фестивале лауреатлары Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә чыгыш ясый

Гала-концертлар Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында башлана.

Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Татарстан һәм Россия шәһәрләренә гастрольләргә чыга. Бу хакта фестивальнең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 

 
Гала-концертлар 9 октябрьдә Казанда башлана. Тамашаны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында карарга мөмкин булачак. 
 
Шулай ук, артистлар Ульяновск, Мәскәү, Самара, Уфа калалары тамашачылары алдында чыгыш ясарга ниятли. 
 
Ноябрь аенда фестиваль лауреатлары белән  Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама тамашачылары очраша алачак.
 
  • Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале 2004 елда оештырыла башлаган иде. Шул вакыт эчендә бу фестивальда бөтен дөнья татарлары диярлек катнашты. Тамашачылар фестиваль аша Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Гөлсирин Абдуллина, Руслан Сәйфетдинов, Гөлназ Асаева, Марсель Вагыйзов, Айгөл Хәйри, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов һ.б. артистлар белән танышты. Конкурс 3 елга бер уздырыла. 

Фото: архив Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев