Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җәвит Шакиров: "Бездә гаилә “банк”ының директоры – Зөлфия, ә мин – президент" (ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)

аиләдә акча кем кулында булырга тиеш дип уйлыйсыз? Гаилә "казна"сындагы акчаны ничек файдаланырга һәм ничек сакларга? Татар эстрадасы йолдызлары белән шул турыда фикер алыштык.

Лилия Муллагалиева (җырчы):

– Акчаның кем кулында булуын һәр гаилә үзе хәл итә. Безнең төп “казна” әтиебез кулында, чөнки күп чыгымнарны (гаилә, төзелеш дисеңме) ул күтәрә. Мин үзем акча эшләп, үзем тотарга өйрәнгәнгә кулда һәрвакыт акча булганын яратам. “Миңа акча бир әле”, – дип сорарга, гомумән, яратмыйм һәм бик сирәк очракта гына сорыйм. Шуңа, булганына риза булып, тиешенчә тотарга тырышабыз.


            ViDp0rOaMok.jpg


Җәвит Шакиров (юморист):

– Гаиләдә акча сакчыл, чама белән тота белгән кеше кулында булырга тиеш. Мин ипинең күпме торганын да белмим, кибеткә чыгып, үземә оекбаш белән майка да ала белмим. Мин акчаны саный гына беләм. Тота белә торган кеше түгелмен. Бездә гаилә “банк”ының директоры – Зөлфия, ә мин – идарәче, президент һәм контрольдә тотучы Җәвит Шакировский.

 


Алсу Фазлыева (җырчы)

– “Казна” уртак булырга тиештер дип уйлыйм. Без уртак эшләгәч, акчабыз да бер урында тора. Кирәк вакытта шуннан алабыз. Алган вакытта нәрсәгә сарыф иткәнне бер-беребезгә әйтәбез, киңәшләшәбез. Акча ир кулында яисә хатын кулында гына булырга тиеш түгел. Менә аны саклау мәсьәләсе, әлбәттә, бәхәс тудырырга мөмкин. Акчаң күп булса, күчемсез милек алып куйсаң яхшы дип уйлыйм. Чөнки банкларга ышанып салып булмый хәзер, ябылып торалар. Ә инде очын-очка ялгап яшәгән кеше аны өйдә тота, банкада.


                    4SkqZvA-Mk8.jpg


Ризат Рамазанов (җырчы):

– Безнең акча бер җирдә тора. Анда күпме акча барын барыбыз да беләбез. Төп акча янчыгы Зинирада, мин үземә кирәген алам. Минем гаиләдә дә, Зинираныкында да акча әниләрдә торды. “Акча миндә булырга тиеш!” дип тавыш куптарган юк. Акча бер кешедә булырга тиеш, ләкин исәбен ир кеше белергә тиеш дип уйлыйм. Акчаны кулланыр алдыннан, уртага салып сөйләшәбез. 

 

Вадим Захаров (җырчы):

– Безнең гаиләдә акча бер җирдә тора – минем кесәдә. Хатынның миннән сорамыйча теләсә нәрсәгә туздырганы юк. Болай мендәр астына акча качырып җыеп яткан да юк. Кирәкле әйберне киңәшләшеп алабыз. Бөтен түләргә тиешле әйбер (балалар бакчасы, штраф ише әйберләр) хатын өстендә, минем вакыт юк. Ләкин акчасын мин бирәм.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев