Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Яшьләр кайсы җырчыны күбрәк ярата?

Халыкның һәм бигрәк тә яшьләрнең нинди музыка тыңлавы турында мәгълүмат туплау шактый кыен. Моның турында бернинди статистика да юк.

Күпчелек шәһәр яшьләре татар эстрадасын тыңламый. Алар альтернатив татар музыкасын өстен күрә. Шулай да инстаграм битендәге язылучылар санына  карап яшьләрнең кемнең иҗатын күбрәк яратуын чамалап була. Чөнки инстаграм үл күбрәк яшь аудитория утыра торган җир.

Бүгенге көндә язылучылар саны буенча лидер  Элвин Грей, аның инста акаунтына 247 меңнән артык кеше язылган. Икенче урында 154 язылучысы булган Фирдус Тямаев , өченче урынны Илсөя Бәдретдинова ала, анда 113 менән артык язылучысы бар. Ришат Тухватуллин һәм Салават аккаунтына 90 меңнән артык кеше язылган.

Чагыштыру өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка 289 кеше язылган.

Фото: инстаграм

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев