Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

«Йолдызлы» балачак дөньясыннан соңгы яңалыклар

Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразоваларның уртанчы кызлары – нәни Камиләнең туган көне

Бүген гүзәл кызчык туган көнен билгеләп үтә. Аңа быел 6 яшь тулган. Тиздән мәктәпкә дә икән инде…

 

Данир Сабировның кызы Мәрьям кабаттан уңышлары белән сөендерә

Кичә татарның иң сыгылмалы нәни кызчыгы “Кремль яр буе мини-миссы” исемен яулаган. Әтисе үзенең инстаграм сәхифәсендә тамашачыларыннан кызына ярдәм итәргә сораган иде шул: ул куйган сылтама аша үтеп, Мәрьям фотосына лайк басарга кирәк иде. Анысы да бушка булмаган – Мәрьям ике номинациядә җиңүче. “Тамашачы мәхәббәте” һәм “Кремль яр буе мини-миссы” исеме – аныкы.

 

Ильмира Нәгыймованың кызы әнисе язган моңсу җырларны күз яшьләре белән тыңлый

Ясминә дә артист баласы. Аның да күңеле тулы моң, күрәсең. Юкка гына әнисе иҗат иткән моңсу җырларны күз яшьләре аша тыңламыйдыр, сабый… Бу юлы көен Ильмира язган, Эльмира Сөләйманова башкаруындагы җырга күз яше түгеп утыра.

 

Айсылу Леронныкылар саләмәт тормыш рәвеше алып бара

Айсылу үзенең нәниләрен бассейнга йөртә икән. Балалары йөзәргә бик ярата, Нурихан көз көне дә йөзү дәресләренә йөриячәк.

Фото: скриншот инстаграм

http://sabantuyjournal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X