Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы Эльмира Сөләймановага мактаулы исем бирелде

"Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям", - диде Эльмира Сөләйманова.

"Ачы балан", "Синең белән" җырлары аша татар эстрадасында танылган җырчы Эльмира Сөләймановага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Дәрәҗәле бүләкне Казанның "Пирамида" концертлар залында" узган "Җанлы концерт"та Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

"Әлеге исем минем өчен зур дәрәҗә, шуның өчен иҗатымны яратучыларга рәхмәт әйтәм. Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям", - диде Эльмира Сөләйманова.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев