Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы Илгәрәйнең гаиләсендә зур кайгы

Татар эстрадасының популяр җырчысы, «Мәйдан» телеканалы алып баручысы Илгәрәйнең әтисе Рәхимулла абый якты дөньядан киткән. Бу хәбәрне җырчы үзенең инстаграмында хәбәр иткән.

«- Әти, әтием урының җәннәттә булсын! Син безнең өчен үрнәк кеше булдың!
Синсез ничек яшәрбез күз алдына да китерә алмыйбыз! Гел хәлләремне белеп тора идең! «Улым, ничек хәлләрең, улым концертың ничек узды, халык күп җыелдымы?» дип сораша идең.
Сүз бирәм әтием, бүгенге көнгә кадәр кызыллык китермәдек, алга таба да кызыллык китермәбез!
Авыр туфракларың җиңел булсын әтием!!!» — дип яза җырчы.

Илгәрәйнең әтисен 1 декабрь  иртәнге 09:00 сәгатътә, Дәртле 3 урамына килеп соңгы юлга озатканнар.
Габдулла улы Рәхимулла Балык Бистәсе районы Чирмешән зиратында җирләнгәннәр.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев