Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы Иркә: «Бик елый идем»

Татарстанның атказанган артисты Иркә үзенең балачак һәм яшүсмер чактагы хатирәләре белән бүлешә килә. Бу юлы да ул язылучыларына балачак мизгелләрен әти-әнисе сөйләгәннәргә таянып, тыңлаучыларына тәкъдим итә.

Иркә — гаиләдә бик көтеп алынган бала.  Әнисе 3 малайдан соң кыз туу шатлыгыннан елап җибәрә хәтта. Әнисенә эшкә чыгарга кирәк булу сәбәпле, 1 яшьлек Иркәне балалар бакчасына йөртә башлыйлар. Анда җырчыны уртанчы абыйсы алып йөри. Аның вакыты булмаганда, кечкенә абыйсы алырга килә торган була. «Яшь арабыз 6 ел. Минем тәмлүшкәләремне дус малае белән ашый иде. Бик елый идем», — ди Иркә. Аның өчен балалар бакчасына йөргән дәвердә иң зур бәхет әтисенең трактор белән аны килеп алуы булган. «Ак колготкиларымны кара трактор маена буям кайта идем. Мин әти кызы», — ди ул.

Фото: скриншот инстаграм

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев