Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы МакSим нык авыру сәбәпле сәхнәдән китә

Якташыбыз, тумышы белән Казаннан булган, Россия эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе МакSим зур сәхнәдән китәргә мәҗбүр. Бу хакта ул Инстаграмында яза.

МакSим (чынлыкта Марина Амбросимова) сәламәтлеге начарлану аркасында иҗатын вакытлыча туктатып торачак. Җырчы үзе бу вакыт аралыгын “иҗади отпуск” дип атый һәм күпмедер вакыттан соң, яңа көч туплап, сәхнәгә кайтачагын белдерә.

Саубуллашыр алдыннан “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булган якташыбыз тамашачыларына бүләк тә әзерләгән: «Здесь и сейчас» дип аталучы өр-яңа җырына клип төшергән.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев