Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы Нюша беренче тапкыр әни булды[фото]

Җырчы Нюша(Анна Шурочкина) беренче тапкыр әни булды. Шатлыклы яңалыгы белән Нюша инстаграмында уртаклашкан. 28 яшьлек җырчы һәм аның ире, 37 яшьлек Игорь Сивовның кызы туа.

“Безнең фәрештәбез”, дип язган үзенең инстаграм битендә Нюша.

Нюша Америкада бәбиләп, сабый белән берничә ай Майамида яшәячәк, дип яза СтарХит. Җырчының ире Игорь Сивов Нюша бала тапканда аның янында була. Соңрак ул үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашып болай дип яза: “– Ир -атлар, мин өч тапкыр әти(Игорьның беренче хатыныннан ике баласы бар), әмма бу үзенчәлекле вакыйгада беренче тапкыр сөеклем янында булдым. Тагын да ныграк инандым: хатын-кызлар – ул могҗиза, аларны яратырга, кулларда күтәреп кенә йөртергә кирәк. Бер генә ир-ат та бала тапканда хатын-кызларның ниләр аша узуына түзә алмаячак. Хатыннарыгызны саклагыз.” Аның сүзләренә караганда, ул бүтән хатыны белән бәхәсләшеп, әрләшеп йөрмәячәк. Җырчы Нюша озак вакытлар үзенең йөкле икәнен сер итеп саклады. Хәтта җырчының зур корсагы күренеп торган видеолар пәйда булгач та, артист социаль челтәрдә спортзалдан төшерелгән фотосурәтләрен элә һәм бәби алып кайту турындагы имеш-мимешләрне кире кагыла. Йөклелеген ул иреннән дә яшерә. Аның сүзләренә караганда, башта ул бала белән барысы да яхшы булуына инанырга теләгән. Элеккеге Казан шәһәре башкарма комиттеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов һәм җырчы Нюша 2017 елда Казанда, Игорьның туган шәһәрендә язылышканнар, ә соңрак бу вакыйганы Мальдиваларда билгеләп үткәннәр иде.
 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев