Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы сыер сава беләме?

Зәмирә Рәҗәпова инстаграм аккаунтында үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны язып чыкты. Анда ул үзенең балачак вакытыннан истә калган вакыйгалары белән уртаклашты.

«Мин 7 класста укыганда, әнинең кулы сынды. Абзарда ике сыер, әни мине сыер саварга утыртты. Әллә ят кул булгангамы, әллә озак маташканга сыер чыгымчылап ала, коерыгы белән шап-шоп биткә бәрә, кулнын көче җитми, беләк буйлап сөт ага маташа торгач яшь тананы чак савып бетердем. Олы сыерны саварга әни кемнедер чакырды. Әнинен кулы төзәлүгә, мин шактый гына сыер саварга өйрәнгән идем инде. Шуннан башлап, тора бара сыер саву сеңлем белән безнең җилкәгә күчте.
Без бит әтисез үстек... Ләкин авылда әни башкалар белән беррәттән хужалык тотты. Ике сыер, кышлаган үгез, 7-8 баш сарык, каз, үрдәк, тавык... Малны үрчетү генә түгел, аны бит әле ашатырга, ризык юнәтергә кирәк. Без 5 нче класстан ук печәнгә йөри идек. Элек бит авыл печәнгә төшкән мәл, ул бик кызык иде. Сигнал булмыйча бер кем дә печәнгә төшми. Безнен яклар ялан- кырларга бик бай, кайда телисең шунда чап. Ләкин, авылда әлеккедән килгән гадәт, печәнгә дигән сөрән булмыйча, бер кем дә печәнгә төшми. Кичтән печәнгә төшәбез дигән сөрән авыл буенча яшен тизлеге белән тарала. Ул кичне авыл гөж килә, чалгы, сандал, янаугыч (үткенләгеч) алар инде күптән әзер. Авыл ниндидер бер дулкынлану белән иртәге көнне көтә. Кичтән печәнчеләр өчен дип махсус тәмнушкәләр пешерәләр, бөтен кешенең телендә печән. Икенче көнне иртә таңнан авылда мәшхәр куба, кемдә нинди транспорт бар (ул вакытта транспорт авылда чамалы) бөтен кеше печәнлекләргә агыла Сөн буе, Сыза чокыры, Солтанай, Саз буе, Иске авыл, Миләшлек асты, Тарлау, Каенлы кул... иртәнге 8 ләрдә авыл тып-тын кала, әйтерсен бөтен авыл чыгып киткән... Безнекеләр дә Сөн буена төшеп китә. Безнекеләр диюем, әни дә җизни (аңа мең рәхмәт) һәм безнең белән бер тирәдә чабучы бер ике гаилә. Әни чыгып киткәндә безне уята һәм тезә генә... Келәттә комбикорма, бакчада тавыкларга пешкән бәрәнге, үгезгә чөгендер тура, казларны эчке абзарга ябарсың, аксак үрдәкне су буена күтәреп алып төш, кич 7 ләрдә төшеп алырга онытма, сыерларны күпер буеннан төшеп ал, тана Тубән очтан кайта белми, яшелчәләргә су сибегез, холодильниктан ит чыгарып калдырдым 8 ләргә ашың әзер булсын, токмачыңны ике күкәйгә бас, кичә ашың сыек иде, мунча тастымалларын сыгып куй...»

Фото: скриншот инстаграм

http://sahne.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X