Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була

Җырчы шәһәр халкы һәм кунаклар өчен хитларын башкарачак.

Җырчы Земфира Рамазанова 4 июльдә “Казан” гаилә үзәге янында узачак концерт хедлайнерларының берсе булачак. Аның белән бергә сәхнәгә электрон музыкант Mujuice һәм Therr Maitz төркеме чыгачак.

Земфира шәһәр халкы һәм кунаклар өчен хитларын башкарачак.

  • Җырчының алты альбомы бар – “Земфира” (1999), “Прости меня моя любовь” (2000), “Четырнадцать недель тишины” (2002), “Вендетта” (2005), “Спасибо” (2007) һәм “Жить в твоей голове” (2013).

Алдан вакытлы матбугат чараларында, Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында барлык мәдәни чаралар үткәрүгә тыю булу сәбәпле, Түбән Новгородта һәм Калининградта җырчының концертлары булмаячагы турында мәгълүмат барлыкка килгән иде. Әмма Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казанда Земфира концерты булачагын раслады. 

Фото: instagram.com/zemfiralive

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев