Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар Мәскәүдә узачак тәүге концертларына чакыра

Алар үзләренең их яхшы җырларын башкарачак, шулай ук шаян, көлкеле номерлар белән тамашачыларны шатландырачак.

8 апрельдә Мәскәүнең «Измайлово» концерт залында Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның тәүге концерты була, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Алар үзләренең их яхшы җырларын башкарачак, шулай ук шаян, көлкеле номерлар белән тамашачыларны шатландырачак.

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар актив концерт эшчәнлеге алып бара, Татарстан районнары һәм Россия төбәкләренә гастрольләргә чыга.

Концертта Г.Мингалиев, И.Низамов, С.Сәйдәшев, Р.Яхин, А.Хәмзин, Ф.Хатыйпов кебек композиторларның әсәрләре, шулай ук үзләре иҗат иткән җырлар яңгыраячак. 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев