Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Зөлфәт Зиннуров ялгышканмы, мин аңламыйммы?

Сумбур язам хәзер. Зөлфәт Зиннуровның инстаграмындагы фото бу. Крещениега ай формалы бәке ясаганнар. Бүгенге зур яңалык. Күп җирдә яздылар да, күргәнсездер. Менә шушы әйбер күңелгә авыр итеп кереп утырды да, чыкмый нишләптер. Шиза кузгалды: ник шулай авыр кабул иттем соң, дим үз-үземә? Нәрсәсе дөрес түгел бу әйбернең?

Зөлфәт аны кунакларга күрсәтү өчен эшләгән икән, Кытайдан һәм тагын әллә каян килгән кунаклар безнең дус-тату яшәгәнне шушыннан аңлыйсы, ди. Бар әйбер дөрес кебек, дөрес тә түгел кебек.
Мин керәшеннәрне бик яратам, хөрмәт итәм. Үземдә дә керәшен каны ага бит канса канис. Крещениеларына да, Пасхага да, Раштуага да барган бар — нәрсә икәнен беләм. Күңелгә авыр кереп утырып, чыкмый тилмертә торган әйбер түгел.

Зәңгәр күлгә кышын су керенергә дә йөрибез әле. Анысы да күңелгә авыр түгел, киресенчә, рәхәт әйбер.

Диннәр татулыгының нәрсә икәнен дә беләм, күреп үстем. Монысы да күңелгә тия алмый.

Ләкин Крещениега ай формалы бәке?? Юк, бу дуслык түгел бу. Татарларны көчләп чукындырганда бозлы суга чумылдырганнар дип укыган идем кайдандыр. Ул бозлы суның бәкесе ай формалы булган булса, алар анда үз теләкләре белән чумган булыр идеме икән? Бүген Татар теле тирәсендә шундый вакыйгалар барганда, ай формалы бәке казып кую нормальномы ул? Телне саттык, динне үз теләгебез белән бирәбез дигән сүзме бу? Проблема Зөлфәттә түгелдер инде, проблема миндәдер. Кайсы төштән үземне дәвалый башлыйсын гына аңламыйм әлегә…

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Башка проблемагыз юкмы эллэ. Ай формасындагы бэке очен тавыш чыгарып ятасызмы.

    2
    X