Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Зәйнәб Фәрхетдинова чыгара торган газетаның беренче саны дөнья күрде (ФОТО)

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яңа газета чыгара башлады. Электрон газета түгел, ә кәгазь газета. Басма матбугат заманы артта калды, бөтен кеше интернетта, социаль челтәрләрдә дисәләр дә, бу адымга барырга җөрьәт иткән Зәйнәб ханым.

Бу газета турында инде язган идек. “Язмышлар сукмаклары” дигән басманы Зәйнәб Фәрхетдинова белән элек “Шәһри Казан” газетасында мәдәни темаларны яктыртучы Люция Хәбибуллина чыгара. Люция ханым газетаның мөхәррире дип күрсәтелгән. Зәйнәб Фәрхетдинова исә - гамәлгә куючы һәм нәшер итүче.

 

- Бу санда “№ 2” дип күрсәтелсә дә, язылучыларга таратыла торган бу беренче сан. Әлегә газетабыз калын түгел, әмма киләчәктә калынрак булыр дигән өмет бар, - дип сөйләде Люция апа “Матбугат.ру” хәбәрчесенә.

 

 

Люция Хәбибуллина

 

Чыннан да, газета А4 форматындагы 8 полосадан гына тора. 32шәр битле булып чыгучы газеталар заманында мондый юка басманы кулга тотуга бераз сәеррәк тоела. Әмма бүген зур тиражлар белән чыгучы газеталар да шулай әздән башлаган иде. 

 

Эчтәлеккә килгәндә, темалар мондый: эстрада, рецептлар, киңәш-табыш, йолдызнамә, ир белән хатын, язмыш. Беренче-икенче биттә Сиринә Зәйнетдинова белән әңгәмә, алга таба Зәйнәб Фәрхетдинованың хәтер-хатирәләре, Роза Хәйретдинова турында бер полосалык язма.

 

 

 

 

 

 

Күренеп тора, ике хатын-кыз нәшер итүче бу басма хатын-кызлар өчен чыгарыла. Конкуренциягә ничек түзәрләр, киләчәк күрсәтер. Һәрхәлдә, хатын-кызлар өчен чыгарылучы басмалар бүген татарда бик күп. “Сөембикә” журналыннан башлап, Ранис Газизовлар, Лилия Сөнгатуллина басмаларына кадәр. Элегрәк Булат Бәйрәмовлар “Ләйсән” дигән газета чыгарып карады, мәрхүм Илфак Шиһапов “Нихәл, кызый”ны нәшер итте. “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Юлдаш”ларда да бик күп “хатын-кыз язмалары”. 

 

- “Язмыш сукмаклары” ай саен чыгачак. Газетаны каталогта теркәү белән 200-300 кеше язылды, - дип сөйләде “Матбугат.ру”га Люция Хәбибуллина, - Алга таба интернетта сайтыбызны да булдырырга исәбебез бар.

 

Газетаның ахырында тираж 1100 дип куелган. Басма төсле итеп чыгарылган. Калын кәгаздә. Бу шактый кыйммәтле продукт. Әле шактый кыйммәтле саналган “Идел-пресс”та басылган. Чыгымнарны аклау җиңел булмаячак, булса кирәк.

 

Газетаны кулга тотуга бер нәрсәгә игътибар ителә: дизайны бик гади, ә версткасы “һавалы”. “Һавалы” дигәндә язмаларның шактый зур шрифт белән бирелүен, бушлыклар күп булуын әйтәбез. Әйтик, бүген 40 мең тираж белән чыгучы иң популяр басма “Ирек мәйданы”на мәгълүмат “дыңгычлап” тутырыла. Газетаның баш мөхәррире Раиф Усманов әйтүенчә, бу махсус шулай эшләнә: газетаның һәр квадрат сантиметрын мәгълүмат бирү өчен максималь файдаланырга тырышалар. Бәлки, популярлык серләренең берсе дә шулдыр?

 

Һәр хәлдә, “Язмыш сукмаклары” газетасына уңышлар телибез. Алга таба газета матураер, калынаер, үз укучысын табар, дигән өметтә калабыз. 

Фото: http://yalkyn.com

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев