Өстәгеләргә – спектакль, халыкка – фаҗига
Укучыларның исенә төшерик: август ахырында без дөнья сәясәтенә кагылышлы кыска вакытлы фараз ясаган идек: “Конгресс карчыгалары үзләренә төп дошман итеп Россияне билгеләде, шулай булгач, токмачлар Россия – Америка мөнәсәбәтләре тирәсендә куерыр, ихтимал. Кремль үзе дә моның өчен сәбәпләрне мул бирә. Шул сәбәпле якындагы атналарда зур бер гауга кубуына әзер торыйк”.
Без язганнарның буявы да кибеп өлгермәде, Сүрия Идлибы тирәсендә вакыйгалар куерды, Англиядә Солсберига химик һөҗүм тирәсендә вакыйгалар яңадан кискенләште. Бер-берсеннән бик ерак торган кебек тоелган бу ике вакыйга асылда бер-берсенә корыч җепләр белән тегелгән. Америкалылар, Асад гаскәрләре Идлибтагы гыйсъянчылар өстенә химик агу коярга җыена, дип шаулый башлады һәм бу хәл була калса, җавап уты ачарга вәгъдә иттеләр. Асад администрациясе бүген Кремль филиалы буларак кабул ителә, шуңа күрә Сүрия диктаторы ни генә кыланса да, җавапны россиялеләргә бирергә туры киләчәк. Моны Мәскәүдә дә яхшы аңлыйлар, шуңа күрә тупны көнбатышлылар капкасына тибеп кертергә теләп, химик корал белән спектакльне безнең оппонентлар оештыра, дигән гауга кузгалтырга тырыштылар. Асад исә үз очкычларын Россия базасына яшереп бетерде инде.
Димәк, үзара бәрелешү котылгысыз. Трамп та хәрби диңгез көчләрен һәм очкычларны Сүрия мәйданына яңадан якын китерде. Әлбәттә, үзара каршылыкка керүче илләрнең югары җитәкчелеге адымнарны үзара килешеп ясый, сугыш уенын бергәләп уйныйлар, әмма вәзгыять теләсә кайсы мизгелдә контрольдән чыгып китәргә ихтимал. Югарыдагылар спектакль уйныйбыз дип кенә санаса да, Якын Көнчыгышта чын кан түгелә. Күпне күргән сүриялеләр инде Идлиб мәйданында кан коелыш көтәләр, бугазлашу инде башланып килә: Россия очкычлары беренче бомбаларны яудырып өлгерде. Идлиб бугазлашуына рәсми рәвештә Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм Төркия каршы төште. Кувәйт әмире белән очрашуда Трамп та, Идлиб вәхшәтенә юл куярга ярамый, дигән фикер әйтте. Бүген, җомга көн, Куркынычсызлык Советы, шул мәсьәләне карау өчен, тулы составында җыелырга тиеш. АКШ һәм Төркия тышкы эшләр министрларының Идлибта Россиягә каршы тору турында үзара килешүләре дә мәгълүм. Тагын бер нәрсәне искә төшерик: Идлиб Россия, Иран һәм Төркия тарафыннан сугыш хәрәкәтләре тыелган зона дип игълан ителгән иде, шуңа күрә анда гыйсъянчыларның төп көчләре дә тупланды, качаклар да сыенды. Россиянең үзе имзалаган килешүләргә төкереп каравы беренче тапкыр гына түгел инде, шуңа күрә хәрби очкычларның тынычлыкны бозачакларына шикләнергә кирәкми.
Солсберига әйләнеп кайтыйк. Соңгы көннәрдә Англия ягы Скрипальне агулаучыларның фотоларын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтте, аларның псевдонимнарын атады, чын исемнәре дә мәгълүм икәнлеген хәбәр итте. Яшерен химик корал кулланучылар Россиянең Дәүләт разведкасы агентлары икәне дә мәгълүм дигән фактларны да өстәде. Химик корал Идлиб белән Солсберины бер яссылыкка куячак һәм Россия кискен рәвештә гаепле дип табылачак. Мәскәү, билгеле, һәртөрле гаепләүне дә кире кага, ташны көндәшләр бакчасына ыргыта. Тик әлеге вәзгыятьтә кем хаклы, кем гаепле булу бернинди дә роль уйнамый, гаепне кемгә сылтаячаклар – шунысы мөһим. Англия инде бүген үк Россиягә каршы санкцияләрне ашыктырырга кирәк дип саный һәм шулай ук проблеманы Берләшкән Милләтләр Оешмасы дәрәҗәсенә күтәрергә җыена.
Идлибка бомбалар яудырып, Асад һәм Россия халыкара җәмәгатьчелекнең һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының ихтыярына каршы киләчәкләр. Без фаразлыйбыз: якын килчәктә Идлиб суешы котылгысыз, чөнки якларның берсе дә чигенергә һәм юл куярга җыенмый.
Америка ягы исә Россиягә каршы көрәшкә мөселман илләренең коалициясен туплый, НАТО һәм мөселман гаскәрләренең киләчәктәге аркадашлыгын әзерли. Россия тышкы эшләр министры Лавров исә АКШ белән кораллы бәрелеш ихтималы зур булуны таныды.
Россия – НАТО мөнәсәбәтләре тагын бер фронтта кискенләштерелә: Украина белән хәлләрне бик теләп катлауландыралар. Көнбатыш белән Кремль бер үк документларны төрлечә укыйлар һәм төрлечә аңлыйлар. Ике як та бер-берсеннән Минск килешүләрен үтәүне таләп итәләр. Кремль фикеренчә, килешүне Киев боза, Вашингтонда һәм Брюссельдә фикерләр моның капма-каршысы юнәлешендә. Аңлашыла инде: ике як та үзенең эчке проблемаларын сугыш гаугасы чыгарып хәл итәргә тели. Барлык мәйданнарда да икътисади хәл кискенләшә, халыкларны бары тик кискен конфликтлар ярдәмендә генә гипнозларга мөмкин хәзер. Дөнья финанс базарларында кискен тетрәнү башланыр алдыннан, безнең зур сугыш шаһитлары да булуыбыз бик мөмкин. Финанс давылы башланырга исә санаулы айлар гына калып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев