Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер

Прививка ясатыйммы, балам?

Бала туу белән гаиләдә шатлык-куанычы белән бергә, ата-анадан җитди карарга килүне сорый торган мәсьә­ләләр дә пәйда була. Сабыйга прививка ясату-ясатмау – әнә шундый четерекле сорау­лар­ның берсе. Яшерен-ба­ты­рын түгел, уртак фикергә кил­гәнче бу хакта үзебезгә дә шактый баш катырырга туры килде.

Бер уйласаң, прививканың бала сәламәтлеге өчен файдалы булуы көн кебек ачык. Шуны уйлап, “прививканы һичшиксез ясатырга кирәк” дигән карарга килгән кебек буласың да, таныш-белешләрдән ишеткән, шул ук интернет чел­тә­реннән укыган куркыныч мәгъ­лүматны күреп, тагын туктап каласың. Аларга ышансаң, прививка ясаткан балалар арасында аяк­лары оеган, йөрми башлаганнары, акылына зыян килүчеләр, хәтта (Аллам сакласын!) үлем-китем очраклары да булган. Шуларны ишетә-белә торып, нинди карарга килергә соң? Балага прививка ясатыргамы? Ясатмаскамы?


Бу сорауны ишеткән белгечләр бер авыздан “ясатырга кирәк” диячәк, билгеле. Ике көн элек “Та­тар-Информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә бу хакта кат-кат искәртте алар. Саннар да шул хакта сөйли. Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүз­ләренә караганда, быел республикада 53 меңләп баланың әти-әнисе сабыена инфекцияләргә каршы прививка ясатудан баш тарткан. Ә 8 меңләп ата-ана бу уеннан кире кайткан һәм белгечләр белән ризалашкан. “Прививка ясатудан баш тарткан ата-аналар баласының сәламәтлеген куркыныч астына куя. Узган ел Татарстанда бума ютәл (коклюш) белән авырган балаларның барысына да бу авыруга каршы прививка ясалмаган булган. Һәр өч баланың берсенә бу прививканы ата-анасы ясаттырмаган”, - ди белгеч.


Рәсми мәгълүматларга ышан­саң, Татарстанда үткәрелгән вакцинация ел саен төрле ин­фек­цияләр белән авыруның 63 меңнән артык очрагын кисәтергә ярдәм итә. Әйтик, агымдагы елның сигез аенда республикада туберкулез белән авыру очраклары 9 процентка кимегән. “Шул вакыт эчендә 19 балага туберкулез диагнозы куелу гына кызганыч”, – ди Любовь Авдонина. Бу очракта да төп гаепне ата-анада күрә ул. “Әти-әни­се­нең каршы булуы аркасында әлеге чиргә каршы прививка ясатмаган сабый башка балалар арасында йөреп, аларның сәламәт­леген дә куркыныч астына куя. Андый очрак­лар булды”, – ди белгеч. Шу­ңа күрә сабыйны шул ук балалар бакчасына табиб-фтизиатрдан алган белешмә булган очракта гына кабул итүләренә дә аптырый торган түгел. Чүп өстенә – чүмәлә дигән­дәй, якын арада Россиягә яңа төр инфекция дә үтеп керергә мөмкин, дип кисәтә идарә бел­гечләре. Ук­раина белән күп кенә Европа иллә­рен­дә котырган кызамык безгә дә килеп җитәргә мөм­кин, ди алар.


Билгеле булганча, бүген Рос­сия­дә дифтерия, кызамык, полиомиелит  (арка миендәге соры мат­дә­нең ялкынсынуы), туберкулез авыруларына каршы 12 төрле мәҗ­бүри прививка ясала. Алар барысы да билгеле бер вакыт аралыгында ясала. Вакцинация үтәр алдыннан баланы педиатр карый. Ул балага прививканы кайчан һәм ничек дөрес ясарга икәнен яхшы белә. Мисал өчен, ОРВИ белән авырганнан соң, терелеп 1 ай узгач кына, прививка ясатырга ярый. Прививка ясаганнан соң төрле реак­ция­ләрнең булуы еш кына аны дөрес ясамауга бәйле, ди белгечләр. Га­дәтт­ә прививкадан соң, бала җи­ңелчә  генә авырып ала. Вакцина­ның төренә карап, 2-3 тәүлек дәва­мында аның температурасы күтә­релергә мөмкин. Бу очракта балага күбрәк ятып торырга, күп итеп су эчерергә кирәк. Төрле процедуралар, мунча керү, физик күнегүләр ясау, урамда йөрүне дә берәр атнага кичектереп торырга киңәш ителә.


Табиблар прививка ясатыр алдыннан берничә кагыйдәне дә истән чыгармаска куша:


– табибка барыр алдыннан иң элек баланың тән температурасын үлчәгез. Ул 36,6-36,7 градус аралыгында “тирбәлергә” тиеш. Бер яшькә кадәрге кайбер бала өчен 37,1 градус та нормаль тән температурасы санала;

 
– прививка ясатыр алдыннан табибка  баланың үз-үзен ничек хис итүе, аллергиясе бармы-юкмы, соңгы арада кичергән авырулары турында тәфсилләп сөй­ләгез;

 
– “ул әле бик кечкенә”, “бу прививкадан соң бала авырый диләр” кебек сәбәпләр белән үз-үзегезне алдарга тырышмагыз;


– аллергиядән интеккән балаларга табиблар прививка ясатыр алдыннан антигистамин дару бирергә киңәш итә. Бала аллер­гия­дән интекмәсә, аңа алдан дару эчертергә кирәкми.

Фото: Султан Исхаков/Татар-информ

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев