Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • "Соңыннан барыбыз да миллионерга әйләндек". Акча арттырып кына тормыш яхшырырмы?

    20 майда Мәскәүдә Россиянең бәйсез профсоюзлары феде­ра­циясенең X съезды ачылды. Хез­мәт ияләренең хокукларын якларга тиешле бу оешма бездә җитәкчелек меха­низмының бишенче тәгәрмәче буларак мәгълүм. Һәрхәлдә, эштән кыс­картыла башласаң, хокукларың кысылса, үзең эшләгән оешманың профсоюз лидерыннан ярдәм алам димә. Ил күләмендә барган социаль тетрәнүләр вакытында да профсоюзның тавышы ишетелми диярлек.

    Соңгы съездга җыелган делегатлар моны үзләре дә билгеләп үтте­ләр: җыелыш резолюциясенә “кесә профсоюзлары” оештыруга каршы абзац кертергә дигән тәкъдим яң­гырады инде. Бәйсез профсоюзлар федерациясенең дә дәүләт аппаратына берегеп һәм үрелеп үскән бер өстәмә бюрократик аппарат кына булуы да сер түгел. Кайбер илләрдә профсоюзлар миллионлаган хезмәт ияләрен үз артларыннан ияртеп протестка алып чыкса һәм социаль хокуклар яулау өчен системалы көрәш алып барса, бездә андый тәҗрибә юк. Шуңа күрә ил хөкүмәте халык мәнфәгатьләрен санга сукмый торган карарларны бик җиңел генә штамплый да тора.


    X съезд трибунасыннан бу юлы федераль хөкүмәт адресына җитди тәнкыйть һәм хезмәт ияләренең социаль хәлен яхшырту турында кызыклы тәкъдимнәр яңгырады. Алар илнең профсоюз лидеры Михаил Шмаков авызыннан өзелеп төште. Шмаков исә фев­раль аенда гына Кремльдә булган иде, шуңа күрә бүген яң­гыраган тәкъдимнәр артында Владимир Путин үзе тора, диләр кайбер белгечләр. Шул сәбәпле проф­союз теләкләренең бер өлеше тормышка ашарга ихтимал дигән фи­керләр ишетелгәли.


    Югары җитәкчелек һәм федераль хөкүмәтнең финанс блогы кабул иткән популяр булмаган карар­ларның илнең икътисади үсешен тоткарлавы хәзер инде аларның авторларына да мәгълүм була башлады. Бернигә карамастан, бюджетны тутыру белән чамасыз мавыгып, икътисадны акчасыз калдыру үзенең беренче кайтавазларын бирә башлады инде: бюджет капчыгыннан акча ташый – икътисад рецессия дигән сазлыкка кереп бара. Хәлдән чыгуның юлы бер генә: фәкыйрь халык кулына акча тоттыру. Олигархлар акчасы чит илгә качучан булса, фәкыйрьләр акчасы бик тиз генә бюджетка әй­ләнеп кайта. Соңгысының бу әй­ләнеше сатып алучылар ихтыяҗы дигән аркан ярдәмендә икътисад тәгәрмәчен дә алга әйләндерә.


    Шмаков авызыннан нәкъ менә фәкыйрьләр кесәсенә акча салу­ның ысуллары яңгырады да инде. Беренче тәкъдим эшлекле һәм җиңел тормышка ашырыла торган: эшләүче пенсионер­лар­ның пенсиясен ин­дексацияләүгә кире әй­ләнеп кайту турында. Профсоюзлар башлыгы, эшләүче өлкән­нәрне кысу миллионлаган эшче кулларның эш базарыннан югалуы, социаль бюджетның акчасыз калуына китерде, дип бик хак­лы билгеләп үтте. Моны хөкүмәттә дә соңга калып булса да аңладылар: бизнеска пенсионерларны эшкә алган өчен ташламалар ясау турында сүз алып баралар. Әмма эшләгән оч­ракта пенсияләре ки­селәсен аң­лаган өлкәннәр “кү­ләгә”дә хезмәт итүне кулайрак күрәчәк шул.


    Хөкүмәтнең финанс блогы уйлап чыгарган тагын бер әкәмәт – шәхси пенсия капиталы (ИПК) кертү идеясе дә сөңге очына алынды. Россия­ле­ләрнең күбесе әлегә белми: якын киләчәктә 6 процентлы яңа салым мәйданга чыгарга җыена бит. Син теләсәң дә, теләмәсәң дә, хезмәт ха­кыңнан шул күләмдәге акчаны картлык пенсиясе өчен дип тотып калырга җыеналар. Монда калькуляторсыз да аңлашыла инде: хезмәт хакы кимегән күләмдә товарларга их­ты­яҗ да кими һәм ИПКдан икъ­тисадның арт ягына тагын бер тапкыр тибүдән бүтән файда булмаячак. Кисеп калдырылган акча картлар кесәсенә кереп, икътисадны җанлан­дырганчы байтак еллар узачак бит әле.


    Шмаков ИПКны ирекле итү, бары тик теләгән кешеләр генә түли торган взноска әйләндерү ягында. Хезмәт хакларын инфляциягә туры китереп индексацияләү тәкъдиме дә ярыйсы гына кебек. Узган гасырның туксанынчы елларында без аны бер тапкыр үткән идек инде. Хезмәт хакының бәяләр белән узышуы кесәләрдәге акчаны арттырмады, инфляцияне генә көчәйтте. Вәзгыять яңадан туксанынчы еллардагыга әйләнеп кайтмасын өчен, үзебездә товар җи­теш­терүне җайга салу һәм җи­теш­терүчәнлекне үстерү таләп ителә. Менә болары өчен техно­логияләр һәм технологик җиһазлар сорала инде. Бездәге югары мәктәп һәм фәнни-тикшеренү институтлары кысыр әйләнеш ясыйлар: үзебездә ниндидер җитди инновацион продукт тудырылса, аны чикнең теге ягында гына тормышка ашырып булуы ачыклана, чит ил тех­нология­ләренә исә безгә юл бикле.


    Бездәге җитештерүчеләр бик гади әйберләрне дә җитештерүдән баш тарта башлады хәзер. Газета хәбәрчесе кышын тана тиресен бик арзанга сатуы турында язган иде бит әле. Май башында тирене бушка да биреп булмады, алучы юк чөнки. Чүплеккә ташларга мәҗбүр булдык. Илдә күн ясау тукталган дигән сүз түгелме бу? Менә мондый шартларда хезмәт хакын индексацияләп тә, пенсияләрне арттырып та алга китеп булмый инде. Бәяләр генә үсә.


    Профсоюз лидеры исә, кызып китеп, хезмәт хакының минималь күләмен 25–27 мең сумга кадәр күтә­рү тәкъдимен дә яңгырата. Монда әле үзен ярыйсы гына алам дип санаганнар да андый ук биеклеккә си­керә алмыйлар. 1992 елның гыйнварында бу юлны да үтә башлап карадык без бер тапкыр. Хәтерлим: укы­тучының 200 сумлык айлык хезмәт хакы башта 400 булды, аннан 800гә җитте. Соңыннан барыбыз да миллионерга әйләндек. Тик хәерче миллионерлар кесәсендә ипи алырлык акча юк иде.


    Минималь хезмәт хакын күтәреп була ул. Тик эш бирүчеләр бүген үк аннан котылуның җиңел схемасын таптылар бит инде. Элек бер ставкага эшләгән эшне ярты ставкага эшләргә мәҗбүр итәләр. Чирек ставка дигәне дә бар бит әле аның. Илдә товар җитештерү проблемасын хәл итми торып, йөгәнсез хезмәт хаклары түләү турындагы хыялларны тормышка ашырып булмый, кыскасы.

    Фото: https://pixabay.com

    http://www.vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: