Тәбә һәм фәкыйрьлек турында баллада
Россиядә Гайдар форумы бара. Миллионлаган россиялене ыштансыз калдыруга үзеннән саллы өлеш керткән премьер-министрны хәтерлисезме? Менә шуның истәлегенә аталган зур утырышка быел икътисад белән шөгыльләнүче түрәләр унынчы тапкыр җыелды. Җыелыш бик кызу бара. Әле менә 15 гыйнвар көнне генә гамәлдәге премьер-министр Медведев һәм вице-премьер Голикова бер-берсенә нык бәйләнгән ике мәсьәлә турында сүз куерттылар.
Хөкүмәтне инде бихисап еллар буе иярләгән премьер Россиядә йомырка тәбәсе пешерүнең бик катлаулы булуыннан зарланды. Йомырканы сытып табага салганчы, бик күп кагыйдәләрне үтәргә туры килә икән. Монда инде кайсыннан тотынырга белмәссең: кагыйдәләр укыргамы, йомырканы сытаргамы? Кагыйдәләр белән мавыксаң, тәбә пешерергә вакыт калмый, тәбә пешерсәң, кагыйдәләр үтәлмәгән өчен штраф салалар, бизнесыңны ябып ук куярга да күп сорамыйлар. Чиновниклар тырышлыгы белән бизнесны көйләүче һәм йөгәндә тотучы 9 мең норматив акт кабул ителгән икән. Һәр чиновник тәбә пешерүгә кагылышлы үз таләпләрен куя торгач, шулай катлауланган инде эшләр. Санитар табибларның да, янгын сүндерүчеләрнең дә, Роструд түрәләренең дә, салым органнарының да йомырка ватуда үз өлешләре бар.
Кагыйдәләр күбәеп кенә калмаган, байтак очракларда бер-берсенә каршы да киләләр, ди. Хәзер инде чиновниклар армиясе үзе дә аптырый: бизнесны ничек итеп алып барырга? Һәм... бюрократия алдагы елда 365 көн буе норматив актларны укып, арбаның бишенче тәгәрмәче дип тапканнарын гамәлдән чыгарып, аларны ике тапкыр киметергә җыена. 4 мең 500 кагыйдә дә укып бетерерлек түгел инде ул үзе. Шуңа күрә эшмәкәрләрнең хәле җиңеләер дип бик өметләнергә ярамый. Эшкуарларның, бюрокатия белән тарткалашып, эшкә вакыты калмау сәбәпле, дүрт саны да таза-сау булган типсә тимер өзәрлек бик күп кешенең эш ачудан гайрәте чигә, яңа эш урыннары булдырылмый, булдырылганнарының хезмәткә түләү дәрәҗәсе бик түбән, нәтиҗәдә илдә фәкыйрьлек арта.
Вице-премьер Голикова ханымның сүзе нәкъ менә шул фәкыйрьлек турында да иде. Хәерчеләрне шундый зур мәртәбәле форумда телгә алуның үз сәбәбе бар. Халык бик үтенеп сорагач, Президентлык вазифасын кабат үтәргә керешкәч, Владимир Путин хәзрәтләре кулына калькулятор тотып санады да Россиядә 19 миллион тирәсе фәкыйрь барлыгын ачыклады. Табигый байлыклар сатып, акча астында күмелеп яткан дәүләткә моның кадәр хәерче артык күп булып тоелды һәм аларның санын 6 ел эчендә ике тапкыр киметергә әмер бирелде. Голикова менә шул әмер мәсьәләсендә бик борчыла, чөнки хөкүмәт әһелләре тегеләй дә, болай да уйлап карагач, фокусларсыз гына хәерчеләр санын киметеп булмаячагына төшенгәннәр. Вице-премьер ханым бик озак уйлагач, ачыш та ясаган: стандартларны үзгәртергә!!!
Хәзерге стандартлар буенча эшкә сәләтле гражданинның кереме 11 мең 300 сумнан артмаса, пенсионер акчасы 8 мең 615 сумнан ким булса, балаларга туры килгән өлеш 10 мең 302 сумнан түбән булса, бу мохтаҗлык дип санала. Хөкүмәт түрәсе менә шушы саннарны үзгәртеп, яңа стандартлар кертсәң, фәкыйрьләр санын бик тиз киметеп буласын төшенгән. Әлегә ул яңа стандартларны телгә алмады, тик тел төбеннән аңлашыла: халык маена чыдый алмый бездә. Һаман дәүләткә өметләнә, һаман ярдәм көтә. Инде күпме чиновник мокытларга дәүләт акчасына өметләнергә ярамаганын төшендерергә тырышып “янды”, карьерасы белән саубуллаша язды. Гыйбадлар һаман аңламый.
Бюджет акчасы депутатларны туйдырырга да җитми бүген. 380 мең сумлык айлык хезмәт хакы белән авыр тормышта җик күрә күпме канун авторы. Кара халык шуны күпсенә! Җәнҗаллар чыгаруы белән танылган депутат Милонов, аптырагач, популяр итеп аңлатып та карады инде: “Депутатлар акчасын күпсенмәгез, үзегез күп хезмәт хакы алып эшләгез”, – диде. Чынлап та, эшлим дигән кеше миллиардларны бик тиз әвәли ала Россиядә. Дөрес, ул кадәр байлыкны сосып алу өчен яхшы эш урыны кирәк инде. Карьера ясарга, кыскасы. Берәр районның (баерак төбәктә булса яхшырак) хакимият башлыгы булу бик төшемле, мәсәлән. Әнә Мәскәү өлкәсенең Серпухов районының элекке башлыгы Александр Шестун туплап та караган байлыкны: прокурорлар аның 676 күчемсез милек объектын, 22 автомобилен тапкан. Күчемсез милек дигәч тә берәр салам түбәле авыл йортын күз алдына китермәгез тагын. Шестун милкендә затлы ике ял базасы да булган. Һәркайсы “глава”га олаулап табыш китергән. Бик озак санагач, милекнең гомуми бәясе 10 миллиард сум гына дип табылган.
Менә бит эш йөртә белгән кеше бер дә фәкыйрьлектән зарланмый, хезмәт хакына гына да карап ятмый. Менә шундый рухландыргыч үрнәкләр булганда, ничек дәүләттән ярдәм көтеп бот күтәреп ятмак кирәк? Дәүләт ярдәме исә бик озак бара фәкыйрьләргә. Белгечләр исәпләгәннәр: 5 сумның 4 сумы юлда югала. Кая киткәнен дә белеп булмый. Аңлашыла инде: 5 сумның бишесе дә фәкыйрьләргә барып җитсә, шестуннар каян килә? Болай Россиядә фәкыйрьлекне бетерү өчен 800 миллиард сум акча кирәк икән. Хезмәт һәм социаль яклау министры Топилин шулай дип исәпләгән. Юк, ул фәкыйрьләргә акча өләшергә җыенмый, инвеcтицияләр ясап, югары хезмәт хаклы эш урыннары булдыру ягында.
Дөрес фикер йөртә министр. Бер тапкыр балык биреп, хәерче тамагын туйдыруга караганда, аны балык тотарга өйрәтү хәерлерәк. Тик менә Россиядә бу эшнең бер “эштие” бар инде: инвестициягә дип бюджеттан акча бүлдеңме, аны меңләгән шестуннар ял базасы ачуга тотып бетерә, җитмәсә, ул базалар хосусый милектә булып чыга. Шуңа күрә түрәләр, бу эштән өмет өзеп, фәкыйрьлекне юк итүнең яңа стандартлар кертү ысулын уңайрак дип тапканга охшый.
Ә инвестицияләрне исә алар фәкыйрь Венесуэлага һәм Зимбабвега илтеп бирү ягында. Ни дисәң дә, бу ике илдә фәкыйрьләр күбрәк. Венесуэлада әнә инфляция 1,7 миллион процентка җитте үткән ел. Азык-төлекне хәзер армия белән өләшәләр. 3 миллион кеше социализмнан чит илләргә качып котылды. Шуңа күрә федераль хөкүмәт белгечләре, кризистан йолып алу өчен, көтүләре белән Латин Америкасына очтылар һәм махсус план да эшләп бирделәр. Планда шундый пункт бар: илнең һәр кешесенә база кереме билгеләргә. Ерактагы ил хөкүмәтенең халыкка өләшерлек акчасы юк, шуңа күрә 6 миллиард долларлык инвестицияләрне Мәскәүдән бирмичә булмый. Алдагы елларда безнең 17 миллиард доллар акча (1 триллион 130 миллиард сумнан аз гына артыграк) Венесуэла социализмы мичендә янды инде. Аларны кайтарып бирмәячәкләр. Әлегә түләүне 10 елга чигереп тордылар, әмма 10 елдан соң кем бар да, кем юк.
Берничә көн элек Владимир Владимирович Африка Зимбабвесына да мул гына инвестицияләр вәгъдә итте. Шулай булгач, россияле фәкыйрьләргә акча каян тапмак кирәк? Аннан соң күреп торабыз бит инде, триллионнан артык акча кечкенә генә Венесуэлага да булышмаган. Гигант Россиягә булышмаячак та булышмаячак инде. Бәс, шулай булгач, фәкыйрьләрне башкача санарга да котылырга проблемадан. Белгечләр әйтә бит әнә: бездә тормыш көннән-көн яхшыра, дип. Дөрес, кешеләр килешми моның белән. Тик кешеләр бит белгеч түгел!
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев