Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер

Әти, акча бир!

“Исәнмесез. Миңа – 45 яшь. Улыма – 27. Мин кияүгә иртә чыктым. Бөтен теләгем – әти-әни йортыннан тизрәк чыгып качу иде. Чөнки әтием гомер буе эчте. Тик үз гаиләм дә шундый булып чыкты. Яшь вакытта ирем бик нык эчте, хәзер ул дәрәҗәдә үк түгел, билгеле, әмма еш капкалый. Улым вуз бетереп, армиядә хезмәт итеп кайтты. Яше барса да, гел безнең җилкәдә утыра. Аның даими эше юк. Бер җирдә дә ике-өч айдан артык эшләми. Йә тегесе ошамый, йә монысы дигәндәй, сәбәп табып кына тора. Яхшы эш эзләп Мәскәүгә чыгып киткән иде, кайтырга акча җибәр әле, дип шалтыратты. Нишләтим, хезмәт хакымның яртысын салдым. Үзе сораганда акча бир­мә­сәң, кредит ала. Бурычлары баштан ашты инде. Әле ярый без яшәгән фатир­да улымның өлеше юк. Күптән түбәсез калган булыр идек. Акчам да, дө­реслекне аңлатырга хәлем дә калмады. Үземне улым алдында гаепле хис итәм”. (Гөлфәния САТТАРОВА)

Әти-әни буй җиткән балага акчалата ярдәм итәргә тиешме?

 
Гади генә фикер йөртсәк, кеше югары уку йортын тәмамлагач, ягъни 23–24 яшьтә эшкә урнашырга тиеш. Тик һәр очракта да болай килеп чыкмый. Шуңа күрә яшьтән бигрәк, моның артында ниләр ятуы мөһимрәк, ди белгечләр. Психолог­лар әйтүенчә, буй җиткән баланың әти-әнисеннән акча алуы яхшы да, начар да түгел. Үзе акча эшләп табарга сәләтле кеше ни өчен өлкәннәргә мөрәҗәгать итә? Бе­ренчедән, бу – кечкенәдән үк балага сеңдерелгән көчсезлек билгесе булырга мөмкин, ди психолог Алисә Закамская. “Гел ярдәм­че­ләргә мохтаҗ булган бала мөстә­кыйльлекнең ни икәнен дә белми. Шуңа күрә аңа, инде буй җитсә дә, әти-әнисеннән даими рәвештә акча сорау – гадәти күренеш”, – ди ул. Икенчедән, әти-әниләр үзләре үк артык кайгыртучанлыклары белән баланы “боза”. Шуңа күрә мондый очракларда еш кына гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Әти-әни җилкәсен­дә утырырга яратучы бала алдында гаеп хисе дә шуңа бәйле. Тик бу матди бәйлелек чылбырын ника­дәр иртәрәк өзсәгез, яхшырак.

 
Әти-әнисеннән акча алучы балигъ булган балаларның барысын да бер калыпка салып үлчәргә ярамый, әлбәттә. Мәсәлән, югары уку йортының түләүле бүлегендә белем алучы егет-кызлар ул дәрә­җәдә үк мөстәкыйль була алмый. “Буй җиткән бала хәленнән кил­гәнчә тормыш алып барырга тырыша икән, мондый очракта аңа акчалата ярдәм итүнең бернинди дә начарлыгы юк”, – ди белгечләр. Чамасын белеп кенә, әлбәттә.

“Мин беркемгә дә берни тиеш түгел”

 
Чит илдә, мәсәлән, буй җиткән балага матди яктан ярдәм итү гадәте юк. Биредә балага булышу түгел, аңа төрлечә йогынты ясарга тырышу да гайре табигый хәл булып санала. Гомумән, чит илдә пенсиягә чыккач тормыш башлана гына әле. Өлкән яшьтәге әти-әниләр гомер буе эшләп тапкан акчасын үзләре теләгәнчә файдаланып, рәхәтләнеп ял итәләр. Бездә исә әти-әниләр оныклар тугач та, һаман да балаларын кайгырталар.


 Россиядә бу уңайдан сораштыру да үткәргәннәр. “Әти-әни буй җит­кән балага акчалата ярдәм итәр­гә тиешме?” – дигән сорауга рес­пондентларның 69 проценты: “Хәл­дән килгәнчә булышырга ки­рәк”, – дигән. Сораштыруда кат­на­шу­чы­ларның 16 проценты әйтү­енчә, бу – мәҗбүри, чөнки безнең илдә башкача мөмкин дә түгел. “Яшь­ләргә аякка басуы бик кыен”, – дигәннәр. Россиядә яшәүчеләрнең нибары 9 проценты: “Мин бер­кемгә дә берни тиеш түгел”, – дигән фикердә.


Баладан акча сорарга ярыймы?


Мәсьәләнең тагын бер ягы да бар. Ә баладан акча сорарга ярыймы? Сораштыруда катнашкан өлкән яшьтәгеләр фикеренчә, бала ул – көзге кебек, картлык көнендә ярдәмнән ташламасыннар дисәң, башта үзеңә хәлдән килгәнчә булышырга туры киләчәк. Теләсә кайсы әти-әнигә баласының мул-имин тормышта яшәве – иң зур бүләк анысы. Шуңа күрә өлкәннәрнең күбесе, ярдәм кирәк булса да, яшьләр гаиләсенә артык тыкшынмаска тырыша. Игътибарлы һәм итагатьле бала беркайчан да әти-әнисенә булышудан баш тартмаячак. Шуңа күрә финанс мәсьә­ләләрне үзара хәл итәргә мөмкин. Акчаны чираттагы пенсиягә кадәр алып торырга да була бит!

 

Әни һәм ул: борчылумы? (гыйбрәт өчен)

 

– Нихәл, улым!
– Исән-саумы, әни!
– Син кайда?
– Эштә инде, тагын кайда булыйм ди?!
– Безгә су исәпләгечләрен алмаштырырга кирәк.
– Кем әйтте?
– Беркем дә әйтмәде. Почта тартмасына белдерү салганнар. Югыйсә штраф түлисе, ди.
– Хат кемнән килгән соң?
– Белмим. Ниндидер оешмадан.
– Бәлки, ул реклама кәгазедер?
– Ә штраф?
– Ни генә язмаслар, исәпләгеч паспортларын карарга кирәк.
– Улым, мин ул документларны белмим дә. Кайсы урынында язылган соң аның? Үзең килеп карап китә алмыйсыңмы?
– Вакытым юк... Әйдә телефон аша гына. Паспортлар документлар саклана торган тартмада ята. Син үзең бит: “Минем бөтен документлар тәртиптә”, – дияргә яратасың.
– Әйе, кайберәүләрдән аермалы буларак, минем барысы да тәртиптә саклана. Сездә генә барысы да асты-өскә килгән. Ничек яшисездер, белмим.
– Ярар, җитте! Тагын бер үк сүз башлыйсың. Эзли тор, соңрак шалтыратырмын.
– Тукта, тавышыңа ни булды?
– Берни дә булмаган. Ашыгам, әни...
– Күңелем сизгән иде, сиңа салкын тигән!
– Әни!
– Шулай булмыйни, кыш көне баш киемсез йөрисең бит, чалбар эченнән ыштан киюне әйткән дә юк.
– Әни!
– Тамагыңны чайкадыңмы? Юктыр инде, кем кайгыртсын соң сине?
– Бар да тәртиптә, әни! Тончыгып кына киттем.
– Чынмы? Онытып та торам, мин сиңа кырына торган җай­ланма алдым.
– Ник?
– Соң интернетта куйган соңгы фотода сакал-мыек баскан бит сине. Әнә шулай “Инс­таграм”нан гына күзәтеп ятам үзегезне. Күрешкән дә юк. Килмисез. Кодагыйларга атна саен кунакка барасыз әнә. Шалты­ратып сөйли инде миңа. Ник гел эчең авыртканга аптырыйсы юк.
– Үтерәсең, әни!
– Ярар, ярар, кызып китмә.
– Документларны таптыңмы?
– Таптым, бар да тәртиптә. Исәпләгечләрне тагын ике елдан соң гына алмаштырасы икән.
– Шулай булгач, ник баш катырасың соң алайса? Ярар, сау бул!
– ...
– Әни, син елыйсыңмы әллә?
– Кунакка килерсең дип уйлаган идем...
– Тәмле әйберләр бармы?
– Әйе, каз итеннән өчпочмак пешердем.
– Бүген кич киләбез, көт! Күрешкәнгә кадәр, әни!

 

Фото:www.pixabay.com| Krzysiek

http://www.vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев