Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер

Тукайны пычрату кемгә кирәк?

Без быел Казанга гастрольгә килгән Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының ике спектаклен генә карарга өлгердек әле. Болар – Ч.Айтматов повесте буенча сәхнәләштерелгән “Анам кыры” (режиссеры – Р.Галиев) һәм Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повестена нигезләнгән “Карурман аша” (режиссеры – Ю.Павлов) спектакльләре.

Һәр театр үз тамашачысын табу, аның игътибарын җәлеп итү өчен үзенчә тырыша. Режиссер Р.Галиевнең бу өлкәдә үз тактикасы бар, шуңа күрә “Карурман аша” спектаклен аның иҗат юлында очраклы вакыйга итеп түгел, бәлки закончалыклык, “иҗади эзләнүләренең” нәтиҗәсе дип кабул итәргә кирәктер. Әлеге сәнгать иясе моннан 16 ел элек Һ.Такташ кебек бөек әдибебез әсәрен сәхнәләштерергә батырчылык иткәч, без, бу тәвәккәл наданлык авыруын “яралгысында” ук юк итәргә тырышып, хөрмәтле аксакалыбыз Т.Миңнуллинга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идек. Ул вакытта “Җир уллары трагедиясе” спектакле турында сүз барды. Анда режиссер Такташның әйтәсе килгән фикерен бозып кына калмыйча, спектакльгә бөек шагыйрьнең истәлеген хурлый торган күренешләрне керткән иде. Әйтик, тамашачылар игътибарын җәлеп итү өчен, сәхнәдә, “Маленькая Вера” фильмындагы кебек, Кабил белән Әкълимәнең җенси мөнәсәбәткә керү күренеше күрсәтелгән иде. Кәрим Тинчуринның  “Җилкәнсезләр” әсәрен дә әлеге режиссер шундый ук рухта сәхнәләштерә.


Менә хәзер инде ул Тукайга кул сузган. Шунсын да билгеләп үтик: спектакль узган елның 28 декабрендә кече шәһәрләр театрларын үстерү өчен бирелгән федераль грант акчасына куелды.


Г.Тукай театрның халык өчен тамашага гына түгел, бәлки мәктәпкә әйләнүе турында хыяллана:


Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,
Ул – алма, мөддәте тулганда пешкәч,
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.


Бу шигырь юллары бүген дә актуальлеген җуймаган.
“Карурман аша” спектакле Г.Тукайның иҗатын пропагандалау, шәхесе һәм мирасына ихтирам-хөрмәт тәрбияләүгә түгел, бәлки, киресенчә, бөек шагыйрьне иблискә әйләндерү, изгелегеннән мәхрүм итүгә юнәлдерелгән. Спектакльнең аннотациясендә болай дип язылган: “Спектакль Габдулла Тукай биографиясенә нигезләнем эшләнгән.


Кара көчләр Шагыйрьдән, тугач та, котылмакчы булалар. Аны юк итәр өчен нинди генә мөкерле планнар кормыйлар. Бар явызлыкларын кулланыа, ничек тә халыктан ераграк тотмакчы, сындырмакче булалар. Гомерен дә булдыралган кадәр кыскарталар – 27 ел белән чиклиләр.
Бу чын әкият туган телнең матурлыгы, халыкка хезмәт итүдәүз-үзен корбан итү, яшәешнең төп мәгънәсе турында”.


Спектакль алдыннан Р. Галиев нәни тамашачыларны Тукай бабалары белән якыннанрак таныштырырга сүз бирде. Спектакльнең режиссеры Ю. Павлов булса, атаклы автобиографик повесть буенча эшләнгән пьесаның авторы – шул ук Р. Галиев. Спектакльнең төп мәгънәсе шунда ки: даһи шагыйрь “кара көчләр” корбанына әйләнә, аның тормыш юлындагы барлык вакыйгалар – шул көчләр мәкерлегенең аянычлы нәтиҗәсе генә. Шул рәвешле әзерлексез балалар аңы бөек шагыйрьнең бозып күрсәтелгән тормыш юлын кабул итә. Р. Галиевнең әлеге “чын әкият”е буенча Тукай генерал Наданский буйсынуындагы җеннәр, Убырның кул астындагы мөртәт-җеннәр – Миңгерәүский һәм Алты-бишскийның сихере аркасында ятим кала, бала чагына күп авырлыклар күрә, фольклор белән үзенең иҗатын баета, әсәрләр иҗат итә. Кыскасы, балалар сәгать ярым дәвамында дөньяның караңгылыкка батуын сурәтләгән вакыйгаларны һәм шәхестән көлү, аны кимсетү күренешләрен (геройлар тибешә, сүз һәм гамәлләр белән бер-берсен кимсетә, хайваннарны җәберли, аңлаешлы ишарәләр белән комганнан “эчемлек” эчә...) карап утырырга мәҗбүр.


Сюжет мондыйрак “кыса”га утыртылган: спектакль башында мулла гаиләсендә Г.Тукайның тууы хәбәр ителә, ә ахырында исә үлүе турында әйтелә (боҗралы композиция). Ә инде спектакльнең төп сюжеты күрәзәчеләр тарафыннан татар халкының язмышын үзгәртергә сәләтле дип табылган даһи язмышлы “гаҗәеп бала”ны, Наданский әмере белән төрле мәкерлекләр корып, һәлак итүдән гыйбарәт. Әмерне үтәү өчен, җиргә “командировка”га ике җен җибәрелә. Беренче тапкыр мулланың йортын дога, ә бишекне бөти саклап кала, шул сәбәпле җеннәр үз дигәннәренә ирешә алмыйлар. Ә инде йорт хайванын җәберләп, ягъни мәченең койрыгын ишеккә кысып өйгә кергәч, бишектә баланың булмавын күрәләр. “Баланы мәче ашаган!” дип кычкырып,  җитәкчеләре янына кайтып егылалар. Бу контекст тавыш эффектлары – март мәчеләренең дөнья бетереп мыраулаулары белән генә түгел, арткы планда әлеге сүзләрне берничә кат кабатлаган, Кисекбашны хәтерләтүче баш кинематографик күренеше белән дә көчәйтелә.


“Генерал”лары кирәкләрен биргәннән соң, җеннәр яңадан бишек янына килә. Булачак шагыйрьнең бишеге янындагы актан киенгән фәрештәләр аларны куып җибәрә. Җеннәр башта Г.Тукайның әтисен – мулланы сихерләп үтереп, йортны саклау көченнән мәхрүм итә.  Озакламый шагыйрьнең әнисе дә шундый ук язмышка дучар була. Соңыннан ятимне үз канаты астына сыендырган Шәрифә әби дә кара көчләр корбанына әйләнә. Аның балага карата чиктән тыш рәхимсезлеге сихер нәтиҗәсе буларак күрсәтелә. Яшь тамашачыларның игътибары карчыкның малайга (“артык авызга”) булган рәхимсез мөнәсәбәтенә: аны төрлечә үртәүгә, кышын урамда яланаяк калдыруга юнәлдерелә… Сценарий авторы шагыйрьнең хәтер-хатирәләреннән чыгып эш итсә дә, алга таба боларның барысы да татар халкы даһие тормышындагы кыенлыкларны тәмләп сурәтләүгә әверелеп кала ((М.Горький “свинцовые мерзости” дигән төшенчәне әдәбият тарихына Тукай чорында ук инде керткән иде)). Шулай итеп, явызлык рәхимлектән өстен чыга. Йон эрләп утыручы карчык, явызланып, шагыйрьнең ачы язмышына үзеннән өлеш кертә.


Шуннан, чираттагы җәзаларын алганнан соң, җеннәр Наданскийдан туеп, Убыр белән  берләшә (Наданский аңа өйләнергә вәгъдә биргән, тик сүзендә тормаган була) һәм “генерал”га каршы мәкерлек кора.


Убыр җыры “кәкәйләре” – “бәкәйләре” дигән мәнсез рифмалары белән таңга калдырды. Боларның барысын да балалар күреп-тыңлап тора ләбаса! Шулай итеп, аларга шагыйрьнең шәхес буларак формалашуы турында ялган мәгълүмат бирелә, иҗатының халыкчанлыгы бозып аңлатыла. Каләме ярдәмендә Тукайның халыктан өскә күтәрелү күренеше сәхнәдәге тилелекнең иң югары ноктасына әйләнә. Ул, җенне җигеп, Казанга килеп керә. Җитмәсә, тамашачыны шок халәтендә калдырган бу күренеш шагыйрьнең  гимнга әйләнгән “Пар ат” җырының хор белән башкарылуы нәтиҗәсендә тагын да көчәйтелә.  


Ат арбасыннан шәһәр уртасына гаять зур кара түбәтәй (Тукай иҗатын гәүдәләндерәдер, күрәмсең) куела. Шагыйрь язмышына, күңелен керләндергән пычракка зарлана башлый. Экранда шагыйрьне җирләү сурәтләре пәйда була һәм сәхнә буйлап чәчелгән җеннәр шагыйрьнең  Җ.Фәйзи музыкасына язылган “Бәйрәм бүген” җырын башкара. Шулай итеп, спектакль Наданскийның хыялы тормышка ашу: шагыйрьне якты дөньядан мәхрүм итү белән төгәлләнә.


Боларны балалар тамаша кыла ләбаса! Ә аларда тәнкыйди фикерләү бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Балалар аңына зурларның астыртын көлүе,  каһкәһәсе барып җитми. Шуңа күрә вакыйгаларны ничек күрсәтелсә – шулай аңлый, шулай кабул итә алар. Балалар әсәрендә яктылык һәм изгелек, рәхим-шәфкатьлелек тантана итәргә тиеш. Экраннан пафос белән сөйләнгән бер-ике шигырьне исәпкә алмаганда, спектакльдә якты хисләргә бөтенләй урын юк.


Спектакльнең метафора өлеше Г.Тукайның “Бишек” шигыреннән алынган, соңыннан акрынлап кабер образына күчкән бишек образы белән көчәйтелгән.
Ә инде спектакльнең соңгы күренеше бөтенләй дә “сөякләр өстендә бию” тәэсире калдыра… Халыкның Наданский буйсынуында калуы турында фикер логик финалына җиткерелә. Изгелек һәм талантның җиңүе турында  бернинди дә сүз юк. Бөтен спектакль – наданлык һәм томаналык апофеозы. Бу спектакльне караган балалар Тукайның ни өчен даһи булуын һәм аның татар мәдәнияте тарихына керткән өлешен ничек аңларга тиеш?!


Сценарий авторы Тукайның мирасын мыскыллау белән генә чикләнмичә, С.Садыйкованың Г.Бәширов сүзләренә язылган “Җидегән чишмә”сен дә бозган әле. Боларның һәммәсе җеннәрнең кыланмышлары белән аңлатыла.
“Мәче ашады” сүзтезмәсенең дә аерым бер мәгънәгә ия булуын искәртеп үтәргә кирәк. Мәгълүм булганча, кайбер очракларда мәче үзенең яңа туган балаларын ашый. Әкият буенча татар халкы үз даһиен кабып йоткан/юкка чыгарган/харап иткән булып чыга. Үз халкы өчен әле берни эшләргә өлгермәгән даһины!!! Экраннан берничә тапкыр яңгыраган шигырьләр, сәхнәдәге пәри туенда югалып, тамашачы аңына барып җитми кала.
Шулай итеп, Тукай шигырьләренең моңы һәм бөеклеге сәхнәдәге геройларның сурәтләү чараларына үтә ярлы, әрләшү-тиргәшү, мыскыллау сүзләре белән тулган сөйләмендә йотылып кала.


“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль программасы акчасына эшләнгән бу “спектакль” инде менә өч ай буе татар сәхнәсеннән төшми, ә аны иҗат итүче Тукай премиясен алуга дәгъва кыла. Бу котсызлыкны туктату өчен, “Роскомнадзор”га гариза язарга кирәктер, чөнки ТР Мәдәният министрлыгының моңа исе китми булса кирәк. Спектакльнең эчтәлеге, балалар аңына зыян салып, Г.Тукайның шәхесе һәм иҗатының бөеклеген юкка чыгара һәм аның турында ялган фикер барлыкка китерә. Спектакльдә дини кыйммәтләргә карата ялган ихтирам күренә. Татар халкының күмәк портреты да – тискәре.


Спектакль 6+ билгесе белән тамгаланган. Ягъни,  без “Балаларның сәламәтлеге һәм үсешенә зыян китерердәй мәгълүматлардан саклау турында” 29 декабрь, 2010 ел, №436-ФЗ Федераль Законны бозуның шаһиты булдык.


Кызык, Туфан абый үз исемен йөрткән театр тарафыннан куелган “Карурман аша” әкиятен караса, нәрсә дигән булыр иде икән?!! Тукайдан көлүче театр труппасы 2018 елда Татарстанның югары дәүләт премиясен алуга тәкъдим ителсен әле?!!


Бу урында, ирексездән, шагыйрьнең үлемсез юллары искә төшә: “Юк шул безләрдә берләшмәк; / Юк бергә-бергә гөрләшмәк, / Бер җан, бер тән / Булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк. (“Кичке азан”). Шулай итеп, безгә ахыр чиктә Г.Тукай сүзләренең дөреслегенә шаккатырга гына кала: “Гаҗәп: гөнаһлы кешеләргә сорамый җәннәт бирелде; Оҗмах тиешлеләр иң куркыныч тәмугка җибәрелде (“Хөррияткә”).

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев