Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Шәмәрдән лицеена 1нче сыйныфка 94 бала укырга керде

Лицейда тантаналы шартларда “Юнармия” йорты ачылу бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

1 сентябрь – Белем бәйрәме.
Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
 Бүген барлык укучылар мәктәпкә яңадан килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеенда Белем бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче 94 бала өчен бигрәк тә дулкынландыргыч булды. Аларга президентыбыз Миңнеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән бүләк итеп китаплар тапшырылды.  Әлеге чарада чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз, килгән кунаклар да катнашты. Ә инде лицеебызда тантаналы шартларда “Юнармия” йорты ачылу бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде.
Бүген һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды.  Яңа уку елы һәркемгә шатлык- сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!
Голшат Гыйльфанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев